Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз төбендәге кара тапларны өйдә тиз генә ничек бетерергә?

Яшел һәм кара чәй, ромашка, петрушка, массаж күз төбендә тирене матурайтырга булыша.

news_top_970_100
Күз төбендәге кара тапларны өйдә тиз генә ничек бетерергә?
https://pixabay.com

Әгәр күз төбендәге кара таплар җитди авыру билгесе булмаса, аларны тиз генә өйдә бетереп була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Яшел яки кара чәй белән компресс ясагыз. Аның составындагы танин һәм кофеин матдәләре бар. Алар шешне киметә, кан тамырларын тарайтып, тирене тигезләп җибәрә.

Ромашка чәе күз төбендәге ялкынсынуны бетерә, тирене тынычландыра, шулай итеп шеш кими, тире агарып китә.

Мамык дискларны чәйдә чылатып, яки заварка пакетларын үзләрен күз төбенә 15-20 минутка куеп торыгыз.

Күз төбендәге «капчыкларны» массаж да бетерә. Көн саен 4 минут дәвамында күз төпләрен бармак битләре белән җиңелчә генә массажлагыз. Ике якка таба да хәрәкәт иттерегез, шеш урынындагы лимфаның чигә төеннәренә һәм борын янына чыгу юлы була. Массаж лимфа агымын тизләтә һәм күз төбендәге шешне бетерә.

Ваклап туралган бер чәй кашыгы петрушканы ике кашык каймак белән болгатыгыз һәм күз төбенә ярты сәгатькә сылап куегыз. Аннары җылы су белән юып төшерегез дә крем сөртегез.

Марля салфеткаларны петрушка согында чылатып, күз төбенә 8-10 минутлык компресс ясарга да була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100