Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәйне ничек итеп эчү яман шеш китереп чыгара?

«Чәйнең температурасын аңлау өчен бармак тыгып караудан да яхшырак ысул тәкъдим итә алмыйм», — ди табиб.

news_top_970_100
Чәйне ничек итеп эчү яман шеш китереп чыгара?
https://pixabay.com

Эндокринолог Зөһрә Павлова чәй эчү онкология барлыкка китерергә мөмкин булган очраклар турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Зөһрә Павлова сүзләренчә, үңәч яман шеше кайнар эчемлекләрне күп итеп эчә торган халыкларның «милли авыруына» әверелгән. Кайнар чәй тамакны пешерә, шуннан соң лайлалы тышчаларның күзәнәкләре үзгәрә.

Павлова ун ел дәвамында Иранның төньяк-көнчыгышында яшәүче кешеләр төркемен күзәтә. 328 кешедә үңәч яман шеше ачыклана, 90 процент очракта авыручылар көненә кимендә 700 мл кайнар чәй эчүен билгелиләр.

Чәйнең идеаль температурасы 60 градус булырга тиеш. «Бу — кайнар, ләкин пешерми. Чәйнең температурасын аңлау өчен бармак тыгып караудан да яхшырак ысул тәкъдим итә алмыйм. Түзәрлек булса, чәйне эчәргә ярый», — ди ул.

Табиб чәйнең файдалы үзлекләрен дә искәртә. Бу эчемлек организмнан начар матдәләрне кудырырга, кайсыбер чәйләр бөерләрне дәваларга да ярдәм итә.

Шулай ук чәйнең зыяны да бар. Ул организмнан файдалы матдәләрне дә юдырып чыгарырга, кальций, В төркеме витаминнарын киметергә дә мөмкин. Чәйне ашаганнан соң 1 сәгать узгач эчәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100