Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәннең кайсы өлешләрендә меланома ешрак чыга?

Яман шешнең бу төренә ир-атлар ныграк бирешүчән була.

news_top_970_100
Тәннең кайсы өлешләрендә меланома ешрак чыга?
pixabay.com/ru

Онколог Андрей Пылев тәндә меланомаларның нинди шартларда һәм тәннең кайсы өлешендә ешрак чыгуы турында сөйләде. Медицина фәннәре кандидаты сүзләренчә, шешнең бу төре килеп чыгу тәннең ачык булу-булмавына бәйле. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

«Хатын-кызларда меланома балтырларда, тәннең кием каплап тормаган, гел кояш нурлары төшеп торган өлешендә ешрак чыга», — диде табиб.

Табиб сүзләренчә, кыска шортик кияргә яратучыларның җәй көне аяклары кояшта яна. Әгәр бу еш була икән, меланома барлыкка килү куркынычы арта, диде белгеч.

Шул ук вакытта кешеләр хәл катлаулангач, метастазалар башлангач кына табибларга мөрәҗәгать итә, диде белгеч. Пылев әйтүенчә, меланома — иң агрессив шешләрнең берсе, ул тәндә шактый иртә һәм тиз тарала башлый.

«Статистикага караганда, без Россиядә авыручылар саны артуны күзәтәбез. Ел саен якынча 45 процент кеше өстәлә. Моның нәрсәгә бәйле булуын аңлату да кыен: әллә без пациентларны күбрәк ачыклыйбыз, әллә диагностика яхшырдымы. Күрәсең, шушы ике сәбәп тә бардыр», — диде онколог.

Белгеч сүзләренчә, еш кына меланоманы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә табалар. Шул ук вакытта бу төр шеш хатын-кызларга караганда, ир-егетләрдә ешрак очрый. Чөнки ир-егетләр яшь вакыттан ук кызларга ошарга теләп, күлмәк яки футболка кимичә, ялан өс йөрергә ярата. Эссе һава торышы булганда бу гадәтне олы ир-атлар да ташламый, шуңа күрә яман шешнең бу төренә ир-атлар ныграк бирешүчән була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100