Июньдә ничек ял итәбез?

Бу айда өстәмә ял көннзре икәү була.

Июньдә Россия халкын ике кыска эш атнасы көтә. Бу турыда Россия Хезмәт министрлыгы искәртә.

12 июньдә - Россия көне була. Ул җомгага туры килә һәм эшләми торган ял көне була.

24 июньдә Җиңү парады була. Бу көн чәршәмбегә туры килә, шулай ук ял көне була.

24 июнь - эшләми торган, ләкин хезмәт хакы саклана торган көн буларак игълан ителә. Шуңа күрә 23 июньдә эш сәгате кыскартылмый.

Җиңү парадының тренировкалары 15 июньдә башлана. Анда катнашучылар битлек һәм перчатка кия. Парадта 15 меңләп кеше һәм 200 берәмлек техника катнашачак.