Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авыру билгеләре булган очракта машина белән идарә итәргә ярамый?

Ковид булганда, кеше хәзер үзен яхшы хис итәргә, ярты сәгатьтән аңын югалтырга мөмкин.

news_top_970_100
Нинди авыру билгеләре булган очракта машина белән идарә итәргә ярамый?
pixabay.com

Авырган килеш машина белән идарә итү йөртүченең үзе өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч. Бу турыда табиб-терапевт Андрей Звонков Спутник радиосына интервьюда сөйли.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, табиб машина йөртүчеләргә дә сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш итә. COVID-19 хәлне кисәк кенә начарландырырга мөмкин. Шуңа күрә температура күтәрелү — машина руле артына утырмау өчен бик җитди сәбәп була, ди ул.

«Эпидемик вазгыять. Температура булу — ялкынсыну процессы дигән сүз, COVID-19 булуы да мөмкин. Бу алдан фаразлап булмый торган авыру, кеше хәзер үзен яхшы хис итә, ярты сәгатьтән аңын югалтырга мөмкин. Шуңа күрә температура булганда катгый рәвештә руль артына утырырга ярамый», — ди табиб.

Ул 37,5 һәм аннан да югарырак температура булган вакыт турында әйтә. «37,2 белән рульгә утырып, кайтып җиткәндә 38,5 булуы да мөмкин», — ди Звонков.

Юлга чыгар алдыннан температура үлчәп тору уңайлы ук булмаса да, үзеңне ничек хис итүгә генә ориентлашырга ярамый. Кеше үз хәлен дөрес бәяләмәскә дә мөмкин.

«Авырый башлаган кеше халәтен дөрес итеп бәяли алмый. Ул бәяләп бетермәскә яки артык шөбһәләнергә мөмкин. Шуңа күрә машинага утырыр алдыннан температураны һәм кан басымын үлчәп алу хәерле» — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100