Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб-реаниматолог COVID-19 авыруының төп симптомын әйтте

Рөстәм Габидуллин «кызыл зонада» эшли.

news_top_970_100
Табиб-реаниматолог COVID-19 авыруының төп симптомын әйтте
Владимир Васильев

Уфаның 22нче санлы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең «кызыл зонасында» эшләүче табиб-реаниматолог Рөстәм Габидуллин COVID-19 авыруының төп симптомын атаган. Бу турыда ул «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән.

«Халыкара экспертларның мәгълүматы буенча, коронавирусның төп билгесе — аносмия, ягъни ис тою һәм тәм сизү функцияләре бозылу. Икенче урында — тән температурасы күтәрелү, температура бизгәге. Өченче урында — коры ютәл», — дигән Рөстәм Габидуллин.

Аның сүзләренчә, башлангыч стадияләрдә специфик булмаган симптомнар да бар. Бу — конъюнктивит һәм саңгыраулану.

«Бу очракта температураны үлчәргә кирәк. Әгәр ул 37 градустан югарырак булса, әлеге инфекция турында сөйләргә була», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100