Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка пешерүнең иң дөрес ысулы нинди?

Йомырка составы буенча — хәзинә, ди табиб.

news_top_970_100
Йомырка пешерүнең иң дөрес ысулы нинди?
https://pixabay.com

Йомырка ашау максималь дәрәҗәдә файдалы булсын өчен, аны дөрес пешерү кирәк. Бу турыда Спутник радиосына интервьюда табиб-диетолог, гастроэнтеролог, кулинар блогеры Нурия Дианова сөйли.

Йомырка бик туклыклы ризык, ди табиб.

«Йомырка составы буенча — ул хәзинә. Ул аксымнар рейтингында иң шәбе. Ул бик җиңел үзләштерелә, анда аминокислоталар составы идеаль була, ул хәтта иттән дә яхшырак. Йомырка сарысында лецитин бар, ул күзләргә яхшы йогынты ясый, шулай ук А витамины, башка микроэлементлар күп», — ди белгеч.

Әзерләү ысулы йомырканың үзләштерелү дәрәҗәсенә йогынты ясый. Иң яхшы үзләштерелә торганы — омлет, аннан катлаулырагы — пашот йомыркасы (кабыгыннан башка пешерелгән йомырка), бенедикт йомыркасы (пашот йомыркасы бутербродта була), аннары пешкән йомырка, аннары йомырка тәбәсе, һәм соңыннан чи йомырка — ул бик авыр үзләштерелә.

Омлетка килгәндә, ул универсаль ризык булып тора. Аны иртән дә, кичен дә ашарга була, ашказанына авырлык китерми. Омлет тагын да җиңелрәк булсын өчен, диетолог аны бер йомыркадан һәм берничә йомырка агыннан ясарга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100