Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банан кабыгыннан гөлләр өчен ашлама ясау ысуллары

Тәҗрибәле чәчәк үстерүчеләр банан кебек тәмле һәм файдалы җиләк-җимеш кабыгыннан гөлләр өчен ашлама әзерли. Бу ысул гади һәм очсыз.

news_top_970_100
Банан кабыгыннан гөлләр өчен ашлама ясау ысуллары

Гөлләр өчен табигый ашлама ясау ысуллары хакында киңәшләр сайтында язылган.

Төнәтмә

Төнәтмә әзерләү өчен 500 грамм яхшылап юылган банан кабыгын алыгыз. Аны блендерда вакларга һәм бер литрлы банкага салырга, өстенә салкын су агызырга кирәк. Әлеге сыеклык 2-3 көн торырга тиеш. Төнәтмәне сөзәргә, аннан гөлләргә сибәргә киңәш ителә.

Вакланган банан кабыклары

Бу рецепт үсемлекләрне утыртканда тукландыру өчен яхшы туры килә. Банан кабыкларын пычак яисә кайчы белән ваклагыз. Аны гөлләр утыртканда балчыкка салып калдырыгыз. Банан кабыгы савытта череп, үсемлекне кирәкле матдәләр белән тәэмин итәчәк. Ләкин кабыкны туфрак өстендә калдырмагыз, югыйсә аларда гөмбәчекләр барлыкка киләчәк.

Киптерелгән банан кабыгыннан порошок

Батарейга яисә тәрәзә төбенә кәгазь җәегез, анда банан кабыкларын юеш ягын өскә каратып тезеп чыгыгыз, өстен марля белән каплагыз. Аларны берничә тәүлеккә калдырыгыз.

Банан кабыкларын шулай ук духовкада яисә микроволновкада да киптерергә була. Бу ысул тизрәк.

Кипкән кабыкларны блендерда порошокка әйләндерегез. Порошокны өсте ябулы пыяла савытка салыгыз. Аны коры караңгы урында сакларга кирәк.

Гөлләрне тукландыру өчен туфракка башта әлеге порошокны, аннан су сибегез. Әлеге ысулны айга бер тапкыр куллану җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100