Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен самолетта аяк киемен салып утырырга ярамый?

Белгечләр сүзләренчә, аварияләрнең 80 проценты очып киткәч беренче өч минутта яки аэропортка утырыр алдыннан сигез минут кала була.

news_top_970_100
Ни өчен самолетта аяк киемен салып утырырга ярамый?
Михаил Захаров

Пилотлар һәм бортпроводниклар самолетта аяк киеме салып утырырга ярамавын аңлаткан. Бу турыда Express басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Самолетта иминлек турында китап авторы Бен Шервуд сүзләренчә, аварияләрнең 80 проценты очып киткәч беренче өч минутта яки аэропортка утырыр алдыннан сигез минут кала була. 

Шуңа күрә пассажирлар тиз эвакуациягә әзер булырга, аяк киеме киелгән килеш торырга тиеш.

Катар компаниясе стюардессасы сүзләренчә, самолет очып киткәндә һәм утырганда сез ботинка кигән булырга тиеш, бу — очышның иң куркыныч минутлары.

Рәт арасында ята торган торган аяк киемнәре эвакуациягә дә комачауларга мөмкин. 

Аяк киемен салмау өчен тагын бер сәбәп бар. «Беркайчан да бәдрәфкә яланаяк кермәгез. Идәндәге су — ун очракның тугызында — су түгел, мин сезгә тәгаен әйтәм», — ди ул.

Самолет бәдрәфләрен маршрут азагында гына чистарталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100