Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең кан тамырларында төерләр ни сәбәпле барлыкка килә?

Дөрес тукланмау, зарарлы гадәтләр, стресслар һ.б. сәбәпле кан тамырлары тыгыла, ди табиб.

news_top_970_100
Кешенең кан тамырларында төерләр ни сәбәпле барлыкка килә?
Михаил Захаров

Атеросклероз төеннәре (бляшкалар) — хәзерге җәмгыятьтә киң таралган проблемаларның берсе. Дөрес тукланмау, зарарлы гадәтләр, стресслар һ.б. тәэсирендә, кан тамырлары тыгыла, бу үз чиратында аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең рентгенохирургия алымнары бүлегендә ел саен муен һәм аяк кан тамырларының атеросклерозыннан интегүче йөзләгән пациентка операция ясыйлар. Бүлекне диагностиканың һәм дәвалауның рентгеноэндоваскуляр методлары буенча тәҗрибәле табиб Алексей Крохалев җитәкли. Аның сүзләренчә, бляшкаларны вакытында ачыклау һәм кан тамырлары эчендә операция ясау кешене ишемия һәм инсульттан коткара.

«Атеросклероз бляшкалар төрле урыннарда — аяк кан тамырларында, муен тамырларында була. Анда да эндоваскуляр дәвалауны, ягъни стентлау, яки баллон ангиопластиканы үткәрергә була», — дип сөйли Алексей Крохалев.

Атеросклероз булуын ачыклау өчен, диспансеризация узарга кирәк. Биредә авыруны иртә стадиядә ачыклыйлар. Канга гомуми анализ ясап, холестерин, гомуми липид алмашуны тикшерәләр. Мондый тикшерүләр вакытында инсульт куркынычы янаган кешеләр ачыклана.

«УЗИ мөһим роль уйный — беренчел скрининг тикшеренүендә үк бляшка табыла. Аннары пациент кан тамырлары хирургына эләгә, табиб аны үз контроленә ала, пациентны ангиографиягә җибәрә. Ә алга таба кан тамырлары хирурглары белән бергә без дәвалау тактикасы турында фикер алышабыз», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100