Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Франциядәге вәзгыять: «Ислам динен хурлау көчле ризасызлыкка китерә»

Франция президенты Эммануэль Макрон Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл итеп ясалган карикатураны яклавы һәм илдә «мәгърифәтле ислам» төзергә кирәк дип әйтүе аркасында бөтен ислам дөньясында зур шау-шу куптарды. Әлеге мәсьәләгә карата «Интертат» татар зыялыларының фикерен барлады.

news_top_970_100
Франциядәге вәзгыять: «Ислам динен хурлау көчле ризасызлыкка китерә»
https://pixabay.com/

Күп кенә мөселман илләре Франция товарларына бойкот игълан итте. Ил эчендә башланган террорчылык актлары халыкны куркуга калдырды. Франциянең пандемия аркасында болай да какшаган икътисадына бу хәлләр тагын зуррак зыян салырга мөмкин, ди экспертлар.

Франциядәге шау-шу 16 октябрьдә Парижда Самюэль Пати исемле укытучы үтерелгәннән соң башлана. Билгеле булганча, укытучы сүз ирегенә багышланган дәрестә укучыларга Charlie Ebdo журналының Мөхәммәт пәйгамбәргә ясалган карикатураларын күрсәтә. Тикшерү версиясе буенча, Чечняда туып, алты яшеннән бирле Франциядә яшәүче 18 яшьлек Абдуллах Анзоров бу турыда белеп, укытучының башын кисә.

Самюэль Патинең үлеменнән соң Макрон сепаратизм белән көрәш башлавы хакында игълан итә һәм илдә «мәгърифәтле ислам» төзергә кирәк дигән фикерен җиткерә. Аннан алдарак, сентябрь аенда Макрон Charlie Hebdo журналында Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыллап басылган карикатураны яклап чыккан була. Президент фикеренчә, Франциядә сүз иреге һәм мондый карикатуралар элек тә булган һәм киләчәктә дә булачак.

Франциядә яшәүче мөселманнар ил башлыгының сүзләрен авыр кабул итә һәм төрле протест акцияләре оештыра башлый. Кайбер экстремистлар моны сәбәп итеп, кеше үтерүдән дә чирканмый. 29 октябрьдә Ницца шәһәренең Нотр-Дам чиркәвендә билгесез кеше пычак белән башкаларга ташлана һәм өч кешене үтерә. Шул ук көнне Ниццада тагын бер экстремист пычак белән юлдан узып баручыларга ташланмакчы була, ләкин полиция хезмәткәрләре аңа явызлык кылырга ирек бирми.

Макронның мөселманнарга карата мөнәсәбәтен Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов мәтбугатта тәнкыйтьләп чыктылар.

Мөселманнар Франция президентын "ике төрле стандартлар" сәясәтен алып баруда гаепли - бу илдә Холокостны инкяр итү җинаять санала, ә менә христианнарны һәм мөселманнарны хурлаган карикатуралар бастыруны демократия дип атыйлар.

«Аллаһының Китабын мәсхәрәләгән бәндәләр — әхлакый имгәкләр»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанда беренчеләрдән булып, Европада исламга каршы фикерләр таралуына карашын инстаграм сәхифәсендә белдерде:

— Европаның аерым илләрендә исламга каршы кылынган гамәлләр дөньядагы һәр мөселманның күңелендә тирән яра калдырды. Гаделсезлек, мыскыллау һәм башбаштаклык кешеләрне шулай рәнҗетә һәм нәфрәт уята. Һичшиксез, тарихта иң бөек кеше Пәйгамбәребезнең исемен һәм Аллаһының Китабын мәсхәрәләгән бәндәләр — әхлакый имгәкләр, үзләренең рухи мескенлекләреннән интегүче һәм бетүгә таба баручы кабахәтләр ул. 

Аларның кыланмышлары җаһилият заманындагы кыргыйлыкларга тиң. Шуңа да карамастан, бу адәмнәр үзләрен дөньяда алдынгы булып саналган мәдәният вәкилләре дип саныйлар һәм шул ук вакытта төрле дин кешеләре арасында ызгыш-талаш чыгаралар. Дин кардәшләребезне терроризм һәм экстремизмда гаепләп, бу исламофоблар кешелеккә каршы иң коточкыч җинаятьләрне кылучылар мөселманнар түгеллеген онытып җибәрә.

Бер немец журналистының сүзләрен исләренә төшерәм: «Беренче Бөтендөнья сугышын кем башлаган? Мөселманнармы? Икенче Бөтендөнья сугышын кем башлаган? Мөселманнармы? Австралиядәге 20 миллион җирле халыкны — аборигеннарны кем кырган? Мөселманнармы? Хиросима һәм Нагасакига атом-төш бомбаларын кем ташлый? Мөселманнармы? Төньяк Америкадагы 100 миллион индеецны кем үтергән? Мөселманнармы? Африкада яшәүче 180 миллион кешене коллыка төшереп, шуларның 88 %ы үлгәч, аларны кем океанга чыгарып ташлый? Мөселманнармы? Әфганстан, Палестина һәм Гыйракка бәреп кереп, миллионлаган кешене кем үтерә? Мөселманнармы? Юк, алар мөселманнар түгел иде!»

Аллаһыга мең шөкер, Россия җәмгыяте Көнбатышның кайбер илләреннән күпкә мәдәниятлерәк, алдынгырак һәм төплерәк икән. Үзебезнең илдә без сөйләшүләрне үзара хөрмәт күрсәтеп алып бара беләбез, — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Ислам динен хурлау 100 процент көчле ризасызлыкка китерә»

Азат Ахунов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты:

Мигрантлар - Франция өчен иң зур проблеманың берсе. Бу хәл анда мигрантлар буенча күптән җыелган проблемага җәмгыятьнең реакциясе булды. Аңа пандемия белән бәйле дә җыелган проблемалар тәэсир иткәндер. Башка вакытта мондый хәл килеп туса, бәлки, Президент тарафыннан кискен чыгышлар да булмас иде. Көнбатыш илләрендә мөселманнарга карата стереотиплар яши, ләкин моңарчы югары трибунадан әйтелгәне юк иде.

Гомумән, Европа халкы мөселманнарның традицияләрен, эчке дөньяларын аңлап бетерми. Ислам динен хурлау 100 процент көчле ризасызлыкка китерә. Яһүдләргә һәм мөселманнарга каршы чыгарга ярамый. Моны французлар аңлап бетерми. Тел, дин, милли культура бигрәк тә көнчыгыш илләре халкы өчен изге санала. Ул темаларны кузгалтмаска кирәк.

Мин моны мөселманнарга каршы махсус эшләнгән һөҗүм дип санамыйм. Бу бары тик ялгышлык аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык. Европага ничек тә мөселманнарны тынычландырырга кирәк. Зур конфликтлар хәзер Европа өчен отыш китермәячәк.

«Франциядә хәлнең кайсы якка барасы Евросоюзның карарыннан торачак»

Рафаил Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:

Европада сүз иреге дигән әйбер бар: һәркем теләгәнен әйтә алам дип уйлый. Шулай да, яһүд турында начар сүз әйтсәң, җавапка тарталар. Мөселманнарга яман сүз әйтергә ярамый дигән канун юк. Франциядә хәлнең кайсы якка барасы Евросоюзның карарыннан торачак. Минемчә, протестларны туктатырга тырышачаклар. Европа илләре җитәкчеләре Макронны яклап чыкмас дип уйлыйм.

«Франциядә мөселманнарны яратмыйлар һәм алардан куркалар»

Илдар Әбүзәров, язучы, «Яңа Пушкин премиясе» әдәби конкурсы лауреаты:

Франциядә мөселманнарны яратмыйлар һәм алардан куркалар. Шул сәбәпле килеп чыккан конфликттыр дип уйлыйм. Хәзер күп кенә мөселман илләре Франция товарларына бойкот белдерде. Франция болай да икътисадый һәм сәяси кризиста. Соңгы көннәрдә туган вәзгыять аларга бернәрсәгә дә кирәкми иде.

Франция үзендә сүз иреге бар дип саный, ә Холокост турында сөйләргә ярамый. Димәк, чынлыкта сүз иреге юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100