"Башкортлар чеченнар кебек, аларны үпкәләтергә ярамый". Руслан Белыйның башкорт милли герое Салават Юлаевны кимсетүе очраклы хәлме?

Салават Юлаевның исемен аклау максаты белән башкорт җәмәгатьчелеге башлаган хәрәкәт ил күләмендә билгеле вакыйгага әйләнде. “Татар-информ” хәбәрчесе юморчының милли каһарманны кимсетеп әйткән чыгышына бәя бирүне сорап шәхесләргә мөрәҗәгать итте.