Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан юлында машина бәрдергән кияү белән кәләш икесе дә үлгән

Егет белән кыз бер атна элек кенә никах укыткан булган.

news_top_970_100
Башкортстан юлында машина бәрдергән кияү белән кәләш икесе дә үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

28 мартка каршы төндә Башкортстанның Каризел районында юл һәлакәте була. «Лада Гранта» машинасы белән идарә итүче 40 яшьлек ир-ат дүрт кешене бәрдереп китә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Яугилде авылына бара торган автоюлның 4нче километрында юл һәлакәте урынында 21 яшьлек кыз үлә. 23 яшьлек егет хастаханәдә вафат була. Бу авариядә тагын 29 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек кыз имгәнә.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәр күптән түгел өйләнешкән кияү белән кәләш булган. Алар бер атна элек кенә никах укыткан. 

Фаҗига төнендә яшьләр һәм аларның ике дусты машинага утырып күрше авылдан өйләренә кайтып бара.

Бер версия буенча, машинада барганда бу кешеләр талаша башлаган. Шуннан соң йөртүче машинаны туктаткан. Мәрхүмнәр һәм аларның ике дусты машинадан төшкән. Алар автомобильләр хәрәкәт итә торган полосага баскан. Шул чакта якыннан узып бара торган машина бу кешеләрне бәрдереп киткән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100