Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «100 еллык тарих – безнең горурлыгыбыз»

Сезнең игътибарыгызга Татарстан Президентының «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан мәкаләсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: «100 еллык тарих – безнең горурлыгыбыз»

1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзалана. Документка ВЦИК рәисе М. И. Калинин, РСФСР СНК рәисе В. И. Ленин, ВЦИК секретаре А. С. Енукидзе кул куя. 1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты хакимият вәкаләтләрен тулысынча АТССР Вакытлыча революцион комитетына тапшыра.

Әлеге үтә мөһим вакыйга яңа тарихи шартларда татар халкының дәүләтчелеге торгызылуын гәүдәләндереп, элек-электән цивилизацияле үзәкләрнең берсе булып саналган төбәкнең эзлекле үсешенә этәргечкә әйләнә. Идел һәм Кама җирләрендә яшәүче халыклар һәм диннәр арасында тату яшәүнең тарихи-мәдәни традицияләре элекке заманнардан тупланган, үзара ярдәмләшеп яшәү гадәте барлыкка килгән.

ХХ гасыр башларына бу территория, социаль-икътисади үсештә байтак уңышларга ирешеп, илебезнең зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәгенә әйләнә.

Бер үк вакытта татар халкының рухи-мәдәни тормышында сизелерлек үзгәрешләр була. ХХ гасыр башына татарлар инде Россия империясендә буржуазия тибындагы иң мәгърифәтле, иң нык үсешле милләтләрдән берсе булып формалаша. Бөек Тукай һәм аның тарафдарларының зур таланты нәтиҗәсендә татарлар арасында милли әдәбият киң таныла, матбугат, театр сәнгате, сәяси культура үсә.

Татар халкы вәкилләре гомумроссия сәяси партияләр, Дума эшчәнлеге мәктәбен уза. Күп кенә җәмәгать эшлеклеләре ил территориясендә демократия төзүнең алшартларын булдыруда катнаша. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре йогынтысында Идел-Урал төбәген Идел-Урал штаты, соңрак Татар-Башкорт Республикасы формасында административ-территориаль үзгәртеп кору проектлары тәкъдим ителә. Халыкның киң массалары милли дәүләт төзелешенә җәлеп ителә, чөнки татарларның тарихи хәтере дәүләтчелек тәҗрибәсен һәрвакыт саклап килә.

1919 елның мартында Башкортстан Автономияле Республикасы оештырыла. Шуннан соң татарларның дәүләтчелек мәсьәләсе, бернинди шикләнүләрсез, аерым Татарстан Республикасын оештыру юлы белән хәл ителә. Республиканы оештыру эше 1920 елның берничә ае дәвамында — Декрет әзерләү, аңа май аенда кул куюдан башланып, сентябрьдә АТССРның эшчеләр, кызылармиячеләр һәм крестьян депутатлар советларының I Гамәлгә кую съездына кадәр, алып барыла. Съездда Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) президиумы сайланып, беренче хөкүмәт — Татарстан Республикасының халык комиссарлары Советы оештырыла.

Шулай итеп, инде бик еракта калган 1920 елда совет автономиясе туу тарихи объектив процессларга, төбәгебез һәм татар халкының үсеш мантыйгына бәйле була.

Яңа республика барлыкка китерү процессы шул чор әһелләре уйлаганнан күпкә катлаулырак булып чыга.

1918 — 1920 елларда милләт зыялыларының байтак өлеше һәм зур хуҗалыклар җитәкчеләре большевикларның идеологиясен кабул итә алмыйча, чит илләргә китеп югала.

Яшь Татарстан Республикасына, Гражданнар сугышы чорында зур зыян күреп, күтәрәмгә диярлек калган халык хуҗалыгын кабул итәргә туры килә.

Республика оештырылып яши башлавының тәүге елында коточкыч афәткә — ачлыкка дучар була. Бу афәт Татарстанда яшәүче 2 миллионнан артыграк кешегә кагыла. Илнең башка төбәкләренә качу һәм үлем-китемнәр АТССР халкының 600 мең кешегә кимүенә, 86 мең крестьян хуҗалыгының юкка чыгуына китерә.

АТССРда рекордлы кыска вакыт эчендә авылларны массакүләм күмәкләштерү эше башкарыла. Ул, тулаем бөтен илдәге кебек үк, кешеләрне югалту һәм матди яктан хәерчеләнү белән үрелеп бара. Спас авылында һәм Яңа Чишмә хезмәт артелендә беренчеләрдән булып колхоз оештырыла. 1937 елга, яңа Конституция буенча республика ТАССР итеп үзгәртелгәч, андагы колхозлар барлык крестьян хуҗалыкларының 92 процентын берләштерә, барлык чәчүлек мәйданнарының 99 проценты шуларныкына әйләнә. 51 совхоз һәм 3847 колхоз, 91 МТС эшли. Республика авыл хуҗалыгын тизләтелгән темпта үстерүе өчен 1934 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Татарстан АССРда 10 ел дәвамында (1927 — 1937 еллар) халык хуҗалыгын индустриализацияләү тормышка ашырыла. Инде 1928 елга ук барлык сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармаклары торгызылып, дистәләрчә яңа предприятие сафка баса. Казан мех фабрикасы, киез итек һәм җитен комбинатлары, Казан ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2, кинопленка фабрикасы, авиация заводы, Казан синтетик каучук, Яшел Үзән суднолар төзү заводлары беренче бишьеллыкларның флагманнарына әйләнә.

Республикада шахтер Алексей Стаханов үрнәгендә югары җитештерүчәнлек хәрәкәте җәелдерелә. Кузнецов, Сәйфуллин, Нигъмәтҗанов, Носов, Садриев һәм Татариянең күп кенә башка стахановчы-эшчеләре исемнәре газета битләреннән төшми.

Мәдәни ыргылыш

Сугыш алды елларында рухи өлкәдә аеруча зур үзгәрешләр була. Наданлыкны бетерү юнәлешендәге тырышлык, мәгарифнең барлык баскычларын актив төстә үстерү Татарстанның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә алшартлар тудыра. Казан университетында һәм 1921 елда Казанда оештырылган Академик үзәктә фән уңышлы төстә үстерелә. Үсеп килүче республика ихтыяҗлары 30 нчы елларда зур вузларның тулы бер челтәрен: авиация, химия-технология, авыл хуҗалыгы, коммуналь хуҗалык, медицина һәм юридик институтларны ачуга китерә.

Мәдәният ыргылышлы зур адымнар белән үсә. 30 нчы елларда Казанда 5 профессиональ театр эшли. Драма һәм музыкаль комедия кебек милли театр жанрлары зур үсеш ала. 30 нчы еллардагы милли опера һәм балет, симфоник музыка, кино, сынлы сәнгать жанрларын булдыру бик зур казанышка әйләнә.

Бу елларда Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Камал, Муса Җәлил һәм Мирхәйдәр Фәйзи, Һади Такташ һәм Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин һәм Бакый Урманче, Кәрим Тинчурин һәм Нәҗип Җиһанов, Галиәсгар Камал һәм Кави Нәҗми, Илдар Зарипов һәм Лотфулла Фәттахов исемнәре милли мәдәниятнең чын мәгънәсендә чәчәк атуын гәүдәләндерә.

Дәүләт идарәсенең барлык тармакларында һәм халык хуҗалыгы тармаклары белән җитәкчелек итүдә татар телен киң куллану, идарә аппаратын җирле вәкилләр белән тулыландыру дәүләтчелекне үстерүдә уңай роль уйный. Бу процессларга мәгърифәтле меңнәрчә яшь татар җәлеп ителә. Тулаем алганда, бу Татарстан Республикасының милли үзенчәлекләрен дөрес аңлауны булдыруга ярдәм итә.

Шулай итеп, совет автономиясенең татарларны тулы кыйммәтле мәдәнияткә һәм үзаңга ия булган алдынгы милләткә әйләндерү өчен барлык шартлар тудыруына шик юк.

Әмма утызынчы еллар ахырына Татарстан Республикасының иҗтимагый үсеше акрыная.

Әлифбаның ике тапкыр алышынуы татар мәдәниятенә зур зыян сала — татар халкының 600 еллык гарәпчә язма мирасын халыкның киң массалары аңламый башлый.

Утызынчы елларда башланып киткән сәяси репрессияләр Татарстанда 70 меңнән артыграк кешегә кагыла. «Хәтер китабы» мәгълүматларына караганда, Татарстаннан 13 938 кеше иректән мәхрүм итү урыннарында һәлак була. 5 922 кеше атып үтерелә.

Татарстан Республикасының беренче җитәкчеләре — Борһан Мансуров һәм Сәхипгәрәй Сәетгалиев, милли дәүләт төзүнең күренекле теоретигы Мирсәет Солтангалиев, республиканың 30 нчы еллардагы җитәкчеләре — Кыям Абрамов, Михаил Разумов, Әхмәтсафа Дәүләтьяров, соцреализм юнәлешендәге татар әдәбиятына нигез салучы Галимҗан Ибраһимов, күренекле тарихчы Михаил Худяков, драматург Кәрим Тинчурин, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов һәлак була; Казан шәһәр советы рәисе Павел Аксенов, рәссам Бакый Урманче, комдив Якуб Чанышев, татар шигърияте классигы Хәсән Туфан, халык язучысы Аяз Гыйләҗев, Казан язучысы Евгения Гинзбург һәм Татарстан Республикасының башка күп кенә күренекле эшлеклеләре репрессияләнә.

Әмма җитди югалтуларга карамастан, Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы алдыннан Советлар Союзының иң нык үсешле, яңа сәнәгать тармакларына һәм үзгәртеп корылган шактый ук бай авыл хуҗалыгына ия булган төбәкләреннән берсе булып тора. Бу сугыш елларында республиканы илнең иң мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләндерү мөмкинлеге бирә.

Җиңү өчен!

1939 — 1945 елларда Татарстаннан 700 меңнән артыграк кеше хәрәкәттәге армиягә чакырыла, шуның яртысы диярлек яу кырларыннан әйләнеп кайтмый.

Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы тарихына сугыш һәм хезмәттәге батырлык үрнәкләрен язып калдыра.

1941 елның 22 июнендә ТАССР Түбән Кама районы, Прости авылында туган Никита Кайманов җитәкчелегендәге чик буе заставасы дошманны беренчеләрдән булып каршылый. Чик сакчылары, дошман инде алга киткән бер мәлдә, совет-фин чигенең бер өлешен 19 тәүлек дәвамында саклап кала. Якташыбыз әлеге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Танылган татар шагыйре Зәки Нури Орша тирәсендә «Победа» партизан отрядында шартлатучы, шуннан соң разведка җитәкчесе була.

Казанның элекке трамвай йөртүчесе Иван Кабушкин дошман тарафыннан оккупацияләнгән Минскида күптармаклы подпольены оештыручыларның берсенә әйләнә. Соңыннан аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Татарстан егете Петр Савинов 1943-1944 елларда Украинада танк ротасы командиры сыйфатында һөҗүм барышында дошманның 7 танкын, «Хейнкель-123» самолетын, 3 самоходка һәм 14 бронетранспортерын, 500дән артыграк гитлерчыны юк итә. Үзенең соңгы сугышында 4 «Тигр»ны шартлата. Соңгы сулышы өзелгәнче, сугыш кырыннан бер адым да артка чигенми. Бүген Балык Бистәсе районындагы мәктәп аның исемен йөртә.

46 нчы гвардия Тамань төнге бомбардировщик хатын-кызлар авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова 1941 елның июленнән Кызыл Армия сафларында сугышта катнашып, 780 хәрби очыш ясый. Барлыгы 928 сәгать вакытын күктә үткәреп, һава торышы бик начар булган шартларда да, зур төгәллек белән 190 тонна бомба ташлый.

Казан егете — 18 яшьлек Борис Кузнецов 1943 елның октябрендә Днепрны кичкәндә зур батырлык кыла. Үзе ясаган салга утырып, дошман уты астында елга аша кабель чыбыгы суза һәм алгы сызыктагы отряд белән артиллерия батареясы арасында элемтә урнаштыра. Көн дәвамында берничә тапкыр элемтә чыбыгындагы төзексезлекләрне юкка чыгара. Ике тапкыр яраланса да, сафта кала. Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов — бүген дә арабызда. Ул яшьләр арасында зур хәрби-ватанпәрвәрлек эше алып бара.

Без Петр Гаврилов, Николай Столяров, Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Илдар Маннанов, Сабир Әхтәмов, Борис Кузнецов һәм Татарстанның башка каһарманнарының батырлыклары белән горурланабыз.

Татарстаннан 225 кеше иң югары бүләккә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 48 фронтовик Дан орденының тулы кавалерына әйләнә, 200 меңнән артыграк якташыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә.

Республика Кызыл Армиягә сугышчан резерв әзерләүче төбәккә әйләнә. Биредә всеобуч системасында 180 меңнән артыграк кеше хәрби әзерлек уза, ике авиация һәм җиде укчы дивизиясе, ун аерым полк һәм батальон, илнең Хәрби-һава көчләренең йөзләрчә сугышчан экипажы булдырыла.

Республика башкаласы Казан, эшчеләре белән бергә, 70 сәнәгать предприятиесен, СССР Фәннәр академиясенең 33 институтын, союзның кайбер наркоматларын, Дәүләт банкын кабул итә; Чистай, Казан һәм Алабугага илнең Язучылар берлеге әгъзалары килеп урнаша.

Республикада 75 хәрби госпиталь эшли. Алар сан ягыннан 20 дивизияне тәшкил итәрдәй сугышчыларны дәвалап, фронтка кире кайтара.

Сугыш елларында республика предприятиеләрендә 600 төрле корал, сугыш кирәк-яраклары, хәрби техника, Кызыл Армия сугышчылары өчен 200гә якын төрдә әйбер һәм кием-салым җитештерелә. Авыл хуҗалыгы армияне азык-төлек белән өзлексез тәэмин итә.

Казанның хәрби заводларына аерым тукталып үтәргә кирәк.

Сугыш елларында шәһәрнең авиация заводларында 10 меңнән артыграк «Пе-2» һәм «Пе-8» стратегик бомбардировщигы, 11 меңнән артыграк «У-2» бомбардировщигы (СССР хәрби авиациясенең һәр алты хәрби самолетының берсе) җитештерелә.

Казан предприятиеләрендә көн саен 1 полкны киендерерлек һәм 1 дивизияне аяк киеме белән тәэмин итәрлек продукция эшләп чыгарыла. Сугыш елларында 822 мең шинель, 2,3 миллион комплект чалбар һәм гимнастерка, 8,2 миллион комплект эчке кием, 6 миллион пар итек, 5 миллион пар армия күнитеге, 4 миллион бүрек һәм башка продукция җитештерелә. 334 мең Кызыл Армия сугышчысы һәм командиры Казан госпитальләреннән дәваланып чыга һәм аякка баса.

Казан шәһәре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән өчен, 1984 елда, Совет Социалистик Республикалар Союзының Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, Ленин ордены белән бүләкләнде. Дәһшәтле сугыш елларында шәһәребезнең хезмәттәге каһарманлыгын, Татарстан АССРның күпмилләтле илебезнең фашизмны җиңүгә керткән өлешен тану бу.

Бөек Җиңүгә 75 ел тулган елда без барлык фронтовиклар, тыл ветераннары, фашист лагерьларының тоткыннары, сугыш балалары алдында түбәнчелек белән баш иябез һәм аларга зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Үсеш чоры

Сугыштан соңгы еллар совет Татарстанының социаль-икътисади яктан нәтиҗәле үсеш чорына әйләнә.

Казанны машина төзелеше буенча илебезнең зур үзәгенә әверелдерү, нефть чыгаруны үзләштерү һәм Кама елгасы яры буенда нефть химиясе производстволарын,  КамАЗны төзү, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрен республиканың көньяк-көнчыгышындагы зур сәнәгать үзәкләренә әйләндерү хуҗалык үсешенең беренче этабын билгели.

1943 елның 25 июлендә Шөгер тирәсендә Гариф Хәмидуллин бригадасы скважина бораулый. Аннан тәүлегенә 20 тонна нефть бирерлек фонтан бәреп чыга. Татарстан нефтен чыгару шулай башланып китә.

70 нче елларда нефть чыгаруның еллык күләме рекордлы күрсәткечкә — 100 миллион тоннага җитә. Татарстан нефтьчеләре барлыгы 3,4 миллиард тоннадан артыграк «кара алтын» чыгарды инде.

60 — 70 нче еллар — Кама яры буенда хезмәт батырлыгы чоры. Борынгы елга яры буйларында Европадагы иң зур нефть химиясе производстволары һәм йөк автомобильләре җитештерүче Кама заводлары комплексы төзелә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре калкып чыга.

Бүген КамАЗ авыр йөк машиналары җитештерү буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы 20 компания исәбенә керә. Шушы еллар эчендә заводта 2 миллион 322 меңнән артыграк автомобиль җитештереп чыгарылды. Россия Президенты Владимир Путин катнашында КамАЗ төзелешен башлауга 50 ел тулуга багышлап үткәрелгән тантаналарда төзүчеләр һәм завод эшчеләренең фидакарь хезмәте тагын бер кат билгеләп үтелде.

Шулай ук Бөгелмә, Лениногорск, Менделеевск шәһәрләре нефть чыгару һәм нефть продуктларын эшкәртү үзәкләренә әйләнде.

Зур электр станцияләрен — Зәй ГРЭСын, Казан ТЭЦ-3, Түбән Кама ТЭЦ-1, Түбән Кама ГЭСын файдалануга тапшыру республикага электр энергиясенә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү генә түгел, бәлки аны илнең башка төбәкләренә җибәрү мөмкинлеге дә бирде.

Бу елларда Валентин Шашин, Николай Лемаев, Николай Максимов, Виталий Копылов, Лев Васильев, Владимир Лушников, Илдус Мостюков, Николай Калашников, Евгений Батенчук кебек производство һәм төзелеш «генерал»ларының Татарстан сәнәгатен һәм төзелеш тармагын бөтенсоюз дәрәҗәсенә чыгаруын горурлык хисе белән билгеләп үтәбез.

Республика илне вертолетлар, самолет, зур йөк автомобильләре, нефть химиясе продуктлары, шиннар, кораб, компрессор һәм суыткыч җиһазлар, полиэтилен, синтетик каучук, медицина һәм оптика приборлары, юу средстволары һәм дарулар белән тәэмин итә. Продукциянең шактый зур өлеше чит илләргә китә.

Колхозлар һәм совхозларның матди-техник базасы сизелерлек ныгый. 1972 елда Татарстанда 583 колхоз һәм 168 совхоз нәтиҗәле эшли.

Совет чорында Татарстан башкаласы зур академик үзәккә, фән һәм студентлар шәһәренә әйләнә. Александр һәм Борис Арбузовлар, Гыйлем Камай, Евгений Завойский, Хәмит Мөштәри, Александр Вишневский, Семен Альтшулер һәм башкалар Татарстан фәнен дөньяга таныта.

Татарстан АССР икътисад һәм мәдәниятне үстерүдәге зур уңышлары өчен һәм оештырылуына 50 ел тулу уңаеннан 1970 елның 24 июнендә Октябрь революциясе ордены һәм 1972 елның 29 декабрендә — Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Без Татарстан АССР җитәкчеләре Зиннәт Моратов, Семен Игнатьев, Фикърәт Табиев, Рәшит Мусин һәм Гомәр Усмановка гаять зур хезмәтләре өчен рәхмәтлебез. Татар-стан халкы тормышына бик саллы үзгәрешләр керткән шәхесләр алар.

Милләтләр һәм диннәр дуслыгы — үсеш нигезе

Татарстан советлар чоры азагына Советлар Союзының иң алдынгы республикаларыннан берсе буларак килде: аның тулай продукт күләме Балтыйк буендагы барлык өч республиканыкыннан да артыграк иде.

Шул ук вакытта автономиянең административ-команда кысаларыннан чыга алмавы, республиканың асылда мөстәкыйльлеккә ия булмавы алга таба үсешне тоткарлады — барлык социаль-икътисади мөнәсәбәтләр, вагы-төягенә кадәр, Мәскәүдән торып җайга салынды. Республиканың финанс мөмкинлекләре чикләнгән булу территорияләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итүне тоткарлады. Социаль өлкә халыкның көннән-көн үсүче ихтыяҗларын канәгатьләндерергә өлгерә алмады. Милекне бүлү өлкәсе чиктән тыш каршылыклы иде — республика үз территориясендәге мөлкәтнең нибары 3 процентына гына хуҗа иде.

Тулай продукт җитештерү күрсәткечләре һәм союз күләмендәге хәл ителеп килә торган гигант проектлар еш кына конкрет кешеләрнең мәнфәгатьләрен оныттырды. Советлар чорының рәсми купшылыгы, кимчелекләрне әйтмәү-күрсәтмәү җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Татар зыялылары милли мәктәпләр челтәренең кимүенә, татар телен куллану өлкәсенең акрынлап чикләнүенә борчылды. Республикада Татарстанның союз статусын алуга юнәлдерелгән иҗтимагый хәрәкәт баш калкытты. Соңыннан ул гомумроссия процесслары йогынтысында чынбарлыктагы суверенитет өчен көрәшүчеләр хәрәкәтенә әйләнде. Җәмгыятьтә көчле дискуссияләр барды, урам митинглары «кайнады». Ул чагында сәяси көрәш үзәгендә республика статусы, аның үзәк белән үзара мөнәсәбәтләре турындагы мәсьәлә торды.

Илнең таркалуы һәм хуҗалык итүче субъектлар арасындагы икътисади элемтәләрнең өзелүе кешеләрнең матди, социаль тормышында зур кыенлыкларга — товар кытлыгына, коточкыч зур инфляциягә, халыкның ярлылануына, җинаятьчелекнең үсүенә һәм башка шундый тискәре күренешләргә китерде.

Шушы һәм башка вакыйгалар республикабызда бик җитди сәяси һәм икътисади үзгәрешләргә сәбәп булды.

Әлеге катлаулы чорда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең төптән уйланылган сәясәте республиканың дистәләрчә еллар буе булдырылган мөмкинлекләрен, аны проблемалар упкынына мәтәлүдән саклап калырга булышты.

Республика җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек демократияләштерү процессында күп кенә гаделсезлекләрне бетерү, зуррак мөстәкыйльлек алу, җаваплылыкның яңа баскычына чыгу мөмкинлеген күрде.

1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне асылда бертавыштан кабул итү һәм шуннан соң республиканың яңа статусын 1992 елгы референдум кысасында халык тарафыннан хуплау (62%) гаять мөһим сәяси карарларга әйләнде. Башлыча алар Татарстан сәяси процессының алга таба барышын билгеләде.

Федераль үзәк белән төзелгән компромисслар системасы зур низагтан котылу һәм соңыннан Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара вәкаләтләр бүлешү һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында шартнамә төзү мөмкинлеге бирде.

Яңа дәүләтчелек шартларында базарга «йомшак керү» һәм халыкны адреслы социаль яклау, 1996 — 2000 еллар чорына республиканың социаль-икътисади алгарышы, тузган торакны бетерү, торак пунктларны газлаштыру һәм башка программаларны тормышка ашыру Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга китерде.

2005 елда Казанның меңьеллыгын билгеләп үтү тарихи вакыйгага әйләнде. Аңа биш ел дәвамында әзерләнелде. Юбилейны бәйрәм итү комиссиясенә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе җитәкчелек итте. Тантаналар көнендә ясаган чыгышында ул болай дип билгеләп үтте: «Казан озак вакытлар дәвамында бер-берсеннән нык аерылып торучы мәдәниятләр һәм цивилизацияләрне бер-берсенә җайлаштырды, аерым бер этникара бердәмлек булдыруга ярдәм итте. Бу, һичшиксез, Россия дәүләтчелеген ныгытты, ә милли һәм дини толерантлык принцибы күп гасырлар дәвамында яңаны булдыруга юнәлдерелгән тыныч тормыш нигезенә әйләнде». Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү татарстанлыларның бөтен ил белән, Россия Федерациясенең барлык халыклары белән берләшүен күрсәтүгә, халкыбызның тарихи казанышларын һәм яңа казанышларын тануга әйләнде.

Гражданнар арасында һәм аеруча милләтләр арасында татулыкны, диннәр арасындагы тынычлыкны саклап калу һәм ныгыту, рухи яңарыш процессын уңай юнәлештә алып бару республикабызның иҗтимагый үсешендә мөһим йомгакка әйләнде.

Биредә федераль үзәкнең, иң элек ил башлыгы Владимир Владимирович Путинның күпкырлы ярдәме зур роль уйнады.

Татарстанда иҗтимагый-сәяси тотрыклылык икътисадны һәм социаль өлкәне уңышлы үстерүнең ныклы нигезе булды һәм бу хәзер дә шулай.

Бүген Татарстан — көчле Россия булдыру юнәлешен эзлекле төстә яклап килүче алдынгы һәм икътисади яктан уңышлы үсүче төбәк.

Без — узганыбызга карата сакчыл мөнәсәбәттә, шул ук вакытта бүгенге кыю үзгәртеп корулар ягында торабыз. Бөтен халык ярдәме белән, «Яңарыш» фонды җитәкчелегендә, борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең тиңдәшсез объектлары торгызылды. Бүген алар, Казан Кремле белән беррәттән, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде.

Игътибар үзәгендә — кешеләр

Республика бөтен ил, бөтен дөнья күләмендә нефть чыгаручы һәм эшкәртүче төбәк, нефть химиясе, машина һәм авиация төзелеше өлкәләрендә алга киткән төбәк, фәнни-мәгариф үзәк, шулай ук авыл хуҗалыгы производствосында алдынгыларның берсе буларак мәгълүм. Татарстанда заманча инновация инфраструктурасы булдырылды, илебездәге иң яхшы «Алабуга» махсус икътисади зонасы югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә, Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополис һәм аның «йөрәге» — халыкара университет динамикалы төстә үсә.

Республика тулысынча газлаштырылды, шәһәр һәм авыл төзелеше үсештә. Дистәләрчә яңа спорт һәм мәдәни-савыктыру объектлары калкып чыкты. Республика башкаласында метро төзелде, Кама елгасы аша күпер салынды, йөзләрчә чакрым озынлыкта асфальт юллар түшәлде.

Хәзерге вакытта тормышка ашырып килүче 2030 елга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе глобаль көндәшлектә өстенлекләргә ирешүгә, заманча югары технологияле производстволарны үстерүгә юнәлдерелгән.

Бүген Татарстан илкүләм проектларны һәм Россия Федерациясенең стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашып килә. Безнең иң мөһим

бурычыбыз — төп критерий, шул ук вакытта ахыр максат булып торган кеше капиталын камилләштерү. Республика бу юлда илледән артыграк социаль программаны уңышлы төстә тормышка ашырып килә.

Сәламәтлек саклау объектларын, мәктәп биналарын, авыл клубларын, балаларның ял лагерьларын капиталь төзекләндерү, җәмәгать киңлекләрен, парк һәм скверларны үстерү проектлары, «Безнең ишегалды» программасы белән беррәттән, кешеләрнең яшәү мохитен күркәмләндерү, Татарстан халкының тормышын тагын да уңайлырак һәм имин итү мөмкинлеге бирәчәк.

Татарстан халыкара хезмәттәшлектә катнашып килүче төбәк булып тора, инвестицияләр җәлеп итү рейтингында алдынгылыкны били, чит ил компанияләренең Россия базарына керү ноктасына әйләнә бара.

«Россия — ислам дөньясы» Стратегик фаразлау төркеме кысасында элемтәләрне үстерү, республикада ЮНЕСКО конференцияләрен, БРИКС илләренең муниципаль берәмлекләре һәм тугандаш шәһәрләре форумнарын, «KazanSummit» халыкара форумын уздыру республиканың халыкара абруеның зур булуы турында сөйли.

XXI гасырның икенче дистә елында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме һәм кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыручы халыкара ярышлар үткәрдек. Алар — 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы, 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары.

2019 елда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча ил беренчелегендә җиңү яулау һәм дөнья чемпионатын уңышлы үткәрү югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә көчле этәргеч бирде.

Казан хаклы рәвештә илнең спорт башкаласы санала башлады, ә республика туристлар җәлеп итүче зур үзәккә әйләнде — аларның саны 2010 елда 1,4 миллион булса, 2019 елда 3,5 миллионнан артып китте. Спортның Татарстанда яшәүчеләр тормышына үтеп керүе тормышыбызны сыйфат ягыннан үзгәртте.

Татар халкының этномәдәни үсешендәге уңышлар узган гасырның төп нәтиҗәләреннән берсенә әйләнде. Татар теленең дәүләт статусына ия булуы, милли мәгарифне хуплау, абруйлы татар иҗтимагый берләшмәләрен булдыру, милләттәшләребезгә ярдәм итү, ахыр килеп, Россиядә халык саны буенча икенче урында торучы татарларның уңай имиджын булдыру татар милләтенең үзаңын яңа биеклеккә күтәрде.

2020 ел — Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулу елы. Быел яз көне коронавирус пандемиясенә бәйле катлаулы вазгыять килеп тууга карамастан, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына 100 ел тулуга багышланган күптөрле һәм күпкырлы юбилей тантаналары программасы тормышка ашырылачак. Без Зур Казан боҗрасының яңа участокларын ачачакбыз, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа бинага ия булачак; элекке Эшчеләр (Алафузов) театры бинасында төзекләндерү эшләре тәмамланып, анда «Созвездие — Йолдызлык» театры эшли башлаячак, шулай ук Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге, Юдинода — тимер юлчыларның мәдәният сарайлары ачылачак. Социаль әһәмиятле мәдәни-спорт өлкәсе объектлары, парк-скверлар сафка басачак. Казан метросы станцияләренең берсенә, Татарстан шәһәрләре һәм район үзәкләренең урамнары һәм мәйданчыкларына ТАССРның 100 еллыгы исеме биреләчәк.

Игътибар үзәгендә һәрвакыт, һичшиксез, кешеләр булачак. Республика уңышлары нигезенә татарстанлыларның бик күп буыннарының тырыш хезмәте салынган.

Татарстан автономияле республикасы оештырылу турында Декретка кул куюга 100 ел тулу көнендә барчагызны республикабызның 100 еллык юбилее уңаеннан котлап, туган Татарстаныбызның үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәм.

Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухы белән сугарылган җиребездә туып, шунда яшәвебез, үз халкыбызга файдалы булуыбыз белән бәхетле. Иҗади үсеш юлындагы 100 еллык тарих — безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул.

«Ватаным Татарстан» газетасыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100