Айдар Метшин: «Шәһәрлеләрнең 85 проценты кала яхшырды, анда яшәү уңайлырак дип саный» | intertat.tatar

Айдар Метшин: «Шәһәрлеләрнең 85 проценты кала яхшырды, анда яшәү уңайлырак дип саный»

Шәһәр һәм авыл территорияләрен ничек үстерергә, хезмәт кешеләренә ничек ярдәм итәргә һәм моның өчен «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе үзенең Халык программасында нәрсәләр тәкьдим итә — бу хакта депутатлыкка кандидат белән әңгәмәдә. 

15 ел эшләү дәверендә районда һәм шәһәрдә нинди үзгәрешләр булды, нәрсәне төп казанышыгыз дип саныйсыз?

Сентябрьдә Түбән Камага 55 ел була. Яңа кала төзүчеләрнең хыялы тормышка ашты. Чулман ярындагы күркәм шәһәребез республикабызның гына түгел, ил күләмендәге сәнәгать үзәгенә әйләнде. Ул Татарстанда зурлыгы буенча — өченче, икътисадый әһәмияте буенча икенче район санала. Россиянең 100 иң эре шәһәре арасына керә! Минем өчен бу — шәһәр башлыгы буларак кына түгел, иң әүвәл гади түбәнкамалы, монда үскән, балачагын үткәргән, белем алган, гаиләсе, ата-анасы яшәгән кеше буларак та зур шатлык. 

Иң зур казаныш дип нәрсәне саныйммы? Беренчесе — тотрыклылык. Һәр кешегә иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга, шәһәр һәм районның үсеш перспективаларын күрергә мөмкинлек бирә торган тотрыклылык бу. 

Икенчесе — тормыш-көнкүрешнең бөтен юнәлешләренә бәйле үсеш! Үзебезнең команда белән, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәменә таянып, без Түбән Каманы тормыш алып барырлык, кешеләр өчен уңайлы кала итәргә тырышабыз. Күп нәрсә инде эшләнде: уңайлы торак йортлар салына, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, хастаханәләр, юллар төзекләндерелә, парклар, скверлар, ишегаллары матурлана. Авыл җирлекләренең йөзе дә яхшы якка үзгәрә. Күптән түгел үткәрелгән социологик сораштыруларга караганда, түбәнкамалыларның 85 проценты, шәһәр яхшырды һәм хәзер анда яшәү уңайлырак, дип саный!

 Һичшиксез, үзебезнең алга куйган барлык максатларга һәм бурычларга ирешү өчен безгә куәтле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад кирәк. Аның нигезе — сәнәгать предприятиеләре, аларның тотрыклы эшләве Түбән Кама территориясе өчен дә, тулаем Татарстан өчен дә зур әһәмияткә ия. 2017 ел ахырында без АСИҮТ статусы алдык. Биредә эшкуарлар һәм чит ил инвесторлары өчен «Түбән Кама», «Пионер», «Кама Аланы» сәнәгать парклары ачылды. Инде бүген «Түбән Кама» АСИҮТ территориясендә 21 резидент эшли, инвестицияләнгән акчаларның күләме 7,8 млрд сумны тәшкил итә, предприятиеләр 2 мең яңа эш урыны ачарга ниятли. АСИҮТ безнең өчен икътисадны ныгытуның, аны диверсификацияләүнең, өр-яңа юнәлешләрне ачуның, өстәмә инвестицияләрне, шул исәптән аларны шәһәрнең социаль инфраструктурасын үстерү өчен җәлеп итүнең тагын бер «үзәгенә» әйләнде. 

Дәүләт Думасына сайлауларда «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе Халык программасы дип аталган сайлау алды программасы белән бара. Сез бу программага һәм аның төп юнәлешләренә нинди бәя бирәсез?

Бернинди абстракт һәм яңгыравык вәгъдәләр юк. Төгәллек һәм тулысынча тормышка ашарлык бурычларның тирәнлеген аңлау бар: мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлау, юлларның сыйфаты, мәгариф һәм медицина хезмәтләре белән тәэмин итү мәсьәләләре, газлаштыру, авыл территорияләрен үстерү. Халык программасының кабинетларда язылмавы бик мөһим — аны нәкъ менә безнең кешеләр формалаштырды. Аның нигезенә теләкләр һәм тәкъдимнәр салынды, алар арасында күпчелек татарстанлы, якташларым юллаганнары да бар. Җәй көннәрендә коллегаларым белән бергә республикабыз районнарында дистәләгән очрашу үткәрдек. Бу очрашуларда безне иң сөендергәне — халыкның битараф булмавы, аның инициатива күрсәтүе. Алда программаның гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, кешеләрнең иминлегенә бәйле өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыру буенча зур эш көтә.

Түбән Кама районы сәнәгате — заводлар һәм фабрикалар гына түгел, тере кешеләр дә. Районда хезмәт шартларын яхшырту өчен нәрсәләр эшләнә һәм Халык программасы бу юнәлештә нәрсәләр тәкъдим итә? 

Әйе, беренче чиратта бу — кешеләр. Теләсә кайсы җайланманы сатып алырга була, ләкин кешедән башка бернәрсә дә эшләми. Предприятиеләребездә хезмәткәрләргә лаеклы хезмәт шартлары тудырылуы һәм социаль сәясәт мәсьәләләрендә гарантияләнгән ярдәмнең булуы безнең өчен бик мөһим. Болар барысы да Түбән Камадагы сәнәгать предприятиеләрендә ел саен кабул ителә торган коллектив шартнамәләрдә чагылыш таба. 

Әмма федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле сораулар да бар. Мин укытучыларның, табибларның, хәрбиләрнең, социаль һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең, бюджет өлкәсе белгечләренең барысының да хезмәт хакларының минималь күләмен ел саен этаплап күтәрергә кирәк дип саныйм. Хезмәт өчен лаеклы түләнергә тиеш. Бүгенге җәмгыятьтә төп ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, ягъни торак, нормаль туклану һәм кием өчен түләргә дә җитми торган хезмәт хакы булырга тиеш түгел. 

Халык программасындагы тагын бер мөһим тәкъдим — пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын саклауны контрольгә алу, бу шул исәптән пенсия реформасын керткәннән соң пәйда булган үзгәрешләргә дә бәйле, монда шулай ук кайбер төзәтмәләр кертү мөһим.

Түбән Кама районында аграр җитештерү дә бар. Бу тармактагы вазгыять турында нәрсә әйтә аласыз һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» авылны үстерү өчен нәрсәләр тәкъдим итә?

Республикабыз Президенты тарафыннан шундый бурыч куелды: авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсе шәһәрдә яшәүченекеннән берни белән дә аерылып тормаска тиеш. Бу бүген Түбән Кама районында гомер итүче 37 меңгә якын кешенең уңайлы яшәве өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш дигәнне аңлата. 

Һәм без әлеге максатка таба атлыйбыз. Күп нәрсәләрне төрле максатчан программаларда катнашу нәтиҗәсендә эшли алдык. Моннан тыш, хәзерге вакытта һәр авыл җирлеге өчен якын елларга исәпләнгән үсеш стратегиясе — индивидуаль «юл карта»сын эшлибез. Авылларны төзекләндерү инвесторларны җәлеп итәргә, кече һәм урта бизнесны үстерергә, урыннарда яңа эш урыннары ачарга да ярдәм итә. Әйбәт түгелмени? 

Алга таба тагын бер бурычыбыз бар — авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә субсидияләр бирү генә түгел, йөк ташуга, ягулык, ашламаларга тарифларны һәм авылга бәйле башка икътисадый хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне билгеләүче монополистларның эшчәнлеген дә көйләү.

Түбән Камада агымдагы елның язында ачылган ЭкоАгропарк моңа мисал булып тора. Ул районда кулланучылар кооперациясен үстерүдә, җирле крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга үз бизнесларын алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруда мөһим адымнарның берсе булып тора. Хәзерге вакытта ЭкоАгропаркта инде 31 җитештерүче эшли. Җирле товар җитештерүчеләр продукциясенең өлеше 52 процентны тәшкил итә. 2024 елга бурыч — яңа инвестицияле проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә әлеге өлешне 90 процентка җиткерү. 

«БЕРДӘМ РОССИЯ» үзенең Халык программасында кече һәм урта бизнеска ярдәмне актив тәкъдим итә. Административ таләпләрне, ташламалы кредитлаштыруны гадиләштерү, дәүләт ярдәмен эре хуҗалыклардан кечерәкләренә күчереп бүлеп бирү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грант ярдәмен арттыру һәм башка шундый чаралар хисабына. 

Партия, мәсәлән, торакны арзанайту проблемасын, шулай ук торак инфраструктурасын хәл итү өчен нәрсәләр тәкъдим итә?

Торак төзелеше күләмнәрен арттырырга, шәхси йорт төзелеше өчен җир кишәрлекләре алуны гадиләштерергә. Иске һәм тузган инженерлык челтәрләрен алыштырырга, заманча чистарту һәм су агызу корылмаларын төзергә. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 150 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Ничек уйлыйсыз, территория актив үссен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Территория үссен өчен, безнең Татарстанда тормышка ашырыла торган кебек уйланылган, системалы, комплекслы алымнар кулланылырга тиешлегенә иманым камил. Хакимиятнең барлык баскычлары да әлеге юнәлештә эшләргә тиеш. «Кешеләргә теге яисә бу проблеманы хәл итү өчен хакимиятнең кайсы баскычы җавап бирүе мөһим түгел, аларга тормыш итү өчен уңайлы шартлар кирәк», — илебез Президентының әлеге сүзләре бүген безнең алда торган бурычларны төгәл билгели. Һәм аларга ирешү өчен һәркайсыбыз тарафыннан кертелгән өлеш мөһим. Түбән Кама да әлеге юнәлештә үсә. 

Соңгы 5 ел эчендә безнең территориядә халык артымының уңай динамикасы күзәтелә. Тарихыбызда беренче мәртәбә шәһәрдә халык саны 275 мең кешегә җитте. 2019 елда бездә механик миграциянең уңай күрсәткече теркәлде. Хезмәткә яраклы яшьтәгеләр өчен безнең территориянең җәлеп итүчәнлеге арта бара, алар Түбән Каманы эшләү, уку, гаилә төзү урыны итеп сайлый. 

Без социаль инфраструктура, юл төзелеше, мәгарифне, мәдәниятне һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүгә бәйле төрле федераль, республика программаларында актив катнашабыз. 

Түбән Кама хаклы рәвештә уңайлы җәмәгать киңлекләре шәһәре санала, аларны төзү каланы үстерүдә төп юнәлешләрнең берсе. Без скверларны ачып, ишегалларын төзекләндереп кенә калмыйбыз, бәлки, халыкның зәвыгын, фикер сөрешен дә үзгәртәбез. Безнең өчен һәр яңа җәмәгать киңлеген ачу чираттагы сәнәгать җитештерүен эшләтеп җибәрү кебек үк мөһим. Чөнки нәкъ менә шундый проектлар бүген шәһәр мохите сыйфатын үзгәртергә мөмкинлек бирә. 

Территорияләрне үстерүгә карата мондый системалы якын килү ысулы «БЕРДӘМ РОССИЯ»нең сайлау алды Халык программасында язылган. 

Алга таба да һәркайсыбызның туган шәһәре, авылы язмышында шәхсән катнашуын аңлавы мөһим. Түбән Каманың иминлеге хакына яшәвенә һәм эшләвенә төшенүе. Уртак тырышлыкны таләп итүче бурычларыбыз әле шактый. Барысы да уңышлы булачагына ышанам, чөнки түбәнкамалылар — дәрт-дәрманлы, максатларына ирешүчән, иртәгәге көнгә ышаныч белән караучы кешеләр. 

Галчушкина Ксения Владимировна, яшәү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге. Тираж: 8 данә. Әзерләнү вакыты: 10.09.2021. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау берләшмәсе сайлау фонды хисабына әзерләнде.