Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лалә чәчәкләрен яз көне ничек утыртырга?

Агачлардан челтәрсыман итеп күләгә төшсә, лаләләр озак итеп чәчәк атып утырыр.

news_top_970_100
Лалә чәчәкләрен яз көне ничек утыртырга?
https://pixabay.com

Лалә чәчәге суганчаларын салкын урында саклаган булсагыз яки базардан сатып алсагыз, аларны язын утырту серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Башта суганчаларны бер атнага суыткычның яшелчәләр саклый торган урынына куеп торыгыз.

Аннары суганчаларны 40-50 минутка җиңелчә генә марганцовка эремәсенә салып алыгыз.

Утыртканчы, суганчаларның каты кабыгын алып атыгыз, черек урыннары юкмы икәнен тикшерегез. Булса, алып ташлагыз, юкса алар сәламәт бүлбеләрне дә зарарлар.

Лалә чәчәкләрен якты, үтәли җил йөрми торган урынга утыртырга кирәк. Шул очракта аларның ботаклары калын һәм тигез итеп үсә. Озак чәчәк атып утырсын өчен, агачлардан челтәрсыман итеп күләгә төшсә яхшы була.

Лалә чәчәкләре матур итеп атсын өчен аларга көн саен иртән сусипкеч яки пульверизатор белән су сибегез.

Өченче яфрагы чыккан вакытта һәр ун көн саен кальций селитрасы (10 литр суга 20 г селитра) белән ашлагыз; чәчәкләре вак булса, чиратлап ашлама сибегез һзм яфракларын 0,2 процентлы эремә белән чылатыгыз.

Беренче үсентеләре чыга башлауга ук туфракны йомшартыгыз, һава яхшы керерлек булсын.

Язын утырткан лалә чәчәкләре соңрак чәчәк атар, җәй көне алар гаҗәеп матур чәчкәләре белән сөендерер, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100