Экспертлар: «Башкортстанда җанисәп алу 1989 елда демократик булды» | intertat.tatar

Экспертлар: «Башкортстанда җанисәп алу 1989 елда демократик булды»

Уфа галиме Азат Бердин республикада башкортлар санының 1989 елда Мәскәү басымы астында СССР халкы санын фальсификацияләү нәтиҗәсендә кимүе турында көчле белдерү белән чыгыш ясады. Ул шулай ук Татарстанны Башкортстанга мәгълүмати һөҗүм ясауда гаепли.

Узган атнада Уфаның «Пруфы.ru» басмасында РФ Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның эксперт советы әгъзасы, Социаль-мәдәни модельләштерү үзәге директоры Азат Бердинның саллы интервьюсы пәйда булды. Анда ул безнең илдә 1989, 2002, 2010 елларда узган халык санын алу мәгълүматларын анализлый, шулар ярдәмендә Башкортстанның «милли состав саны динамикасының төп трендларын аңларга» омтыла.

Аның фикеренчә, бу җанисәпкә алуларның беренчесе нык сәясиләштерелгән һәм БАССРда моңарчы күрелмәгән административ басым астында узган. Моңа 1988 елда республикага Егор Лигачев җитәкчелегендәге партия комиссиясенең килүе зур йогынты ясаган, ул БАССР өлкә комитетының элеккеге беренче секретаре Мидхәт Шакиров вакытында милли мәсьәләдә җибәрелгән тайпылышларның ярамавын күрсәткән. 

1989 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләрен Бердин аномаль дип атый. Аның фикеренчә, алар башкорт җәмәгатьчелегенә 2002 елгы халык санын алуны игътибарлап карарга сәбәп булган. Нәтиҗәдә «халык арасында зур аңлату эше» һәм «дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелгән» этник мобилизация ярдәмендә реванш уңышлы узган. Шул ук вакытта башкортлар санының аеруча күпләп артуы «ике милләткә караучы Башкорстан республикасының төньяк-көнбатышындагы» халыкның резервын биргән — «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» кебек үк, бу ситуацияне дә безнең экспертлар шәрехләп үттеләр. Бердин сүзләренә караганда, 2010 елда халык санын алу башкорт милли җәмәгатьчелеге өчен тетрәнерлек шартларда узган, бу республика башлыгы вазифасына варяг һәм «татарофил» Рөстәм Хәмитов килү белән бәйле булган, шуңа да карамастан, «1989 елдагы демографик могҗизалар кабатламаган».

Хәзерге ситуация дә, Бердин фикеренчә, Татарстан ягыннан мәгълүмати һөҗүм белән характерлана, аның максаты — халык санын алуны уздырганнан соң Уфаны фальсификацияләрдә гаепләү.

«Бердин яңа сүз әйтмәде»

«Миллиард.Татар» басмасы галимнең «ике милләткә карау» һәм «татар теленең төньяк-көнбатыш диалекты» турындагы тезислары хакында экспертларның фикерен белеште.

Бәхтияр Измайлов, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире:

— Күптән түгел башкорт басмасында Социаль-мәдәни модельләштерү үзәге директоры Азат Бердинның интервьюсы чыкты. Аның тезисларын ничек бәялисез?

— Миңа калса, Бердин әфәнде үз чыгышы белән республикада милли мәсьәләгә карата катгый һәм кызыксынучан мөнәсәбәт барлыгын әйтергә тели. Кызганыч, бу мөнәсәбәт Башкортстанда яшәүче һәм башкорт булып язылырга теләмәгән татарларга гына кагыла. Башкортстанда яшиләр һәм «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында» сөйләшәләр дә кебек, әмма барысы да дистә еллар буе үзләрен татарлар дип санауларын дәвам итә. Моңа, Бердин фикеренчә, КПСС Үзәк Комитеты да, «Башкортстандагы татар оппозициясе» дә, күрше Татарстан да гаепле булып чыга. 

Бердин әфәнде чынлыкта бернинди яңа сүз әйтмәде. Аның әйткән барлык тезислары күп санлы язмалар һәм кайбер Уфа политтехнологларының чыгышларында яңгыраган калька гына, алар бөтенроссия халык санын алу алдыннан гел чыгып торалар. Аларның сүзләрен эзлекле рәвештә кире каксаң (Башкортстан һәм Татарстаннан күпсанлы галимнәр шул рәвешле эшли дә), асылда бернинди нигезләнмәгән фикерләр һәм милли мифлар гына кала. Бу мифларның пропагандасы белән нәкъ менә Социомәдәни модельләштерү үзәге шөгыльләнә дә инде, фәлсәфә фәннәре кандидаты Азат Бердин да аларны тәкъдим итә. 

Башкортстанда башкорт хакимияте финанслаган коммерцияле булмаган оешмалар фактта «башкорт ырулары» яки «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» кебек төрле мифологемаларны алга этәрү белән шөгыльләнә. Кагыйдә буларак, мондый «идеологларның» бөтен риторикасы Башкортстандагы «халыклар дуслыгы»на һәм республиканың эчке эшләренә тыкшынмау таләпләренә кайтып кала. Имеш, Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы татарлар белән нишләргә икәнен үзләре хәл итәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның татар халкына ярдәм итү буенча башкарылган теләсә нинди гамәлләре башка республиканың эчке эшләренә мәгълүмати һөҗүм ясау һәм тыкшыну буларак кабул ителә.

— Бердин фикеренчә, нәкъ менә 1989 елгы «үзгәртеп корылган» халык санын алу сәяси характерда булган һәм татар идеологлары тарафыннан кулланыла торган аномаль нәтиҗәләрне күрсәткән. 

— 1989 елгы халык санын алу нәтиҗәләре — ангажировкалы политтехнологларның тулы бер «алдан килешеп эшләнү теориясе» буенча үскән үтемле штампы. Алар версиясе буенча, 1988 елда КПСС Үзәк Комитетының Политбюро әгъзасы Егор Лигачев җитәкчелегендә Мәскәүдән партия комиссиясе төзелгәнчегә кадәр Башкорстанда җанисәп барышы тиешенчә башкарылган, соңыннан Лигачев халык санын алу нәтиҗәләрен буташтырган да инде. Эш шунда ки, 1989 елгы халык санын алу — 1 млн 120 мең татарны, ә башкортны 863 мең кеше саны белән теркәгән. Ягъни татарлар саны, 1979 ел белән чагыштырганда, 28%ка арткан, ә башкорт халкы, киресенчә, кимегән. 

Сүз уңаеннан, Бердинның совет чорындагы барлык җанисәпләр дә халыкны исәпкә алуны максат итеп куюын ассызыклавы бик кызыклы. Шулай итеп, совет чорыннан соңгы елларда җанисәп ниндидер башка максатларны күздә тота башлаган булып чыга. Ул очракта нинди икәнен белү кызык булыр иде? Үзе интервьюда бу сорауга төгәл җавап бирмәгән. Ул фикерен очлап чыга алмый, сәясәт, халыклар һәм ике милләткә карау турында сөйли, кыскасы, җанисәп башкорт халкын берләштерү буенча башкарылган эшләрнең «фототеркәве» генә икәнен таный. Тик менә бу консолидация ни өчендер Башкортстан татарлары хисабына бара. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бердин 1989 елгы халык санын алуга гына игътибар итәргә тырышса да, чынлыкта, тикшеренүчеләрдә Башкортстан АССРында барлык халык санын алу мәгълүматлары да сораулар тудыра. Мәсәлән, социомәдәни модельләштерү буенча белгечнең Башкортстандагы башкорт һәм татарлар санын «зур булмаган амплитудалар» һәм «тирбәлешләр» дип атавы гади телдә фальсификация һәм алдау дип атала.

Эш шунда ки, 1959, 1970, 1979 һәм 1989 елгы халык санын алулар буенча чагыштырма мәгълүматлар башкортларның саны артуын күрсәтә, бу исә демографик процессларга берничек тә бәйле түгел. Мәсәлән, 1939 һәм 1959 елгы халык санын алу Башкортстандагы татар халкының кимүен күрсәтә, әмма шул ук вакытта башкортларның 66,5 меңгә артуы теркәлгән. Демография күзлегеннән караганда, 1970 һәм 1979 еллар арасында татар халкының кимүен дә аңлатып булмый. Гәрчә Татарстан АССРда параллель рәвештә аның саны артуы теркәлсә дә. Башкортстанның үзендә исә бер җанисәптән икенче җанисәпкә кадәр башкортлар саны арта гына барды. 

Һәм советтан соңгы чорда бөтенләй фантастик саннар барлыкка килә, ул вакытта республика башкортлары саны кинәт 2002 елда 357 мең кешегә арткан, шул ук вакытта татарлар саны 136 меңгә кимегән. Башкортстаннан читтә яшәүче башкорт халкының кимүе күзәтелгән. Әмма бу саннарны Бердин әфәнде ни өчендер фантастик үсеш дип санамый, ә закончалык дип кабул итә. Фәлсәфә фәннәре кандидатына гафу итәрлек инде аны. XX гасырның икенче яртысында башкорт халкының саны арту команда-административ ысуллар белән эшләнгәнлеге аңлашыла инде. Шуңа күрә 1989 елгы халык санын алу татар идеологлары өчен бернинди үрнәк була алмый, ул бары тик Башкортстандагы объектив демографик вәзгыятьне тәкъдим итте һәм халык санын исәпкә алу нәтиҗәләрен арттыруда гаепләүләрнең гаделлеген күрсәтте.

— Бу процессларда БАССР өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакировның роле нинди?

— Уфа журналистлары һәм публицистлары Башкортстанның КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров вакытын зур сагыну белән искә алалар, ул республика халкын башкортлаштыруда зур эш башкарды. Совет чорында 1977 елның яңа Конституциясе фонында титуллы милләтләр үсешен һәм «яңа җәмгыять — совет халкы» формалашуын күрсәтергә кирәк иде. Соңгысы җанисәптә исәпкә алынмады, гәрчә сораштыру буенча бик югары процент биргән булса да. Ләкин Шакиров җитәкчелегендә республика хакимияте башкортларның процентын арттыру белән нык кызыксынды.

Азат Бердин аңа мәдхия җырлый, аны «абруйлы җитәкче» итеп тәкъдим итә. Тик менә ул Башкортстанның көнбатыш төбәкләрендә «башкортлаштыруның» иң кырыс сәясәтен уздыруы, районнарның булдыксыз җитәкчеләрен вазыйфаларыннан алуы белән дан казанган. Мидхәт Закирович БАССРның көнбатышындагы мәктәпләргә башкорт телен тамыр җәйдергән һәм ЗАГС органнарына паспортларны милләт графасында «башкортлар» язмасы белән бирергә мәҗбүр иткән.

Аңлашыла ки, халык арасында зур ризасызлык уяткан әлеге вәзгыять тиз тарала һәм үзгәртеп кору шартларында татар җәмәгатьчелеге һәм республика җитәкчелеге арасында фикер каршылыгы китереп чыгара. КПСС Үзәк Комитетының тикшерү нәтиҗәләре партия съезды докладына да, «урыннарда милли арттырып җибәрүләрнең» үрнәге буларак та керде. Генераль сәркатип Михаил Горбачев җитәкчелегендә иске партаппаратны чистарткан КПСС җитәкчелеге ситуациядән файдаланды һәм Мидхәт Шакировны эшеннән алып, башкорт милләтчелеге турында эш оештырды. Пенсиядә ул үзенең татар булуын, туганнары белән сөйләшкәндә дә үзенең хокукка каршы эшләренә үкенүен, партия һәм хөкүмәт ихтыярын сукырларча үтәвен исенә төшергән, диләр. Бу «иҗатчылар токымы» дигән мәсьәләгә башкорт политтехнологы Мидхәт Шакировны кертә.

Парадокс шунда ки, Мидхәт Закировичның әнисе Илеш районындагы Ябалак татар авылындагы сәүдәгәр кызы була, ә гаиләсе Кушнаренко районының Карача-Елга авылыннан чыккан. Аның әтисе Закир Шакиров Казанда укыган, биредә ул Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан белән аралашкан. Ә 1902-12 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта. Шунысы да кызык, Мидхәт Шакировның сеңлесе Лия әтисе киңәше белән Казанга күченә һәм Казан дәүләт педагогика институтында эшли. Лия Закировна Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә дә танылган Казан лингвометодик мәктәбенә нигез салучы була. Бу нәкъ менә аерым бер гаиләнең ике милләткә каравы турында инде.

— КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре булып Равмер Хәбибуллин килү белән вәзгыять ничек үзгәрде?

— Милләтчеләр өчен Равмер Хәбибуллин йомшак җитәкче була, чөнки ул Татарстан җитәкчелеге йогынтысына эләгеп, 1989 елда «дөрес» сан алуны тәэмин итә алмый. Аның «Татнефть»та эшләвен еш искә төшерәләр, әмма никтер ун ел «Пермнефть» генераль директоры булып эшләгәнен әйтергә оныталар.

1987 елда Мидхәт Шакировны алганнан соң, Башкортстан обкомын җитәкләгән Равмер Хәсәнович җәмәгатьчелек белән талашырга батырчылык итми, беренче һәм соңгы 50 елда халык санын алу кампаниясе әллә ни фальсификацияләрсез узды булса кирәк. Үзенчәлексез, чөнки күп кенә татарларның паспортларында «башкорт» милләте торса, ә туган телләре буларак татар теле күрсәтелгән иде. Әмма татар җәмәгатьчелегенә мондый басым булмау да моңарчы күрелмәгән нәтиҗә күрсәтте — татарлар саны 28%ка артты, титуллы башкорт милләте санын узып китте. Тамырлары белән татар булган Мидхәт Шакиров башкортлаштыру заказын үтәп, Башкортстанда күккә чөелсә, башкорт Равмер Хәбибуллин принципиальлек күрсәтеп башкорт антигерое исемлегенә эләккән булып чыга.

— Азат Бердин Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы татарларның ике милләткә каравы турында сөйли.

— Минемчә, ике милләткә карау нәкъ менә конструктивистлар милли сәясәткә тыкшынган вакытта килеп чыгадыр. Бу ассимиляция һәм сәяси ихтыярны көчләп тагу омтылышы. Аларны татар-башкорт яки башкорт татарлары дип ышандыралар, ә шуның артыннан башкорт теленең төрле диалектларын конструкцияләү бара. Әлеге интервью да нәкъ менә шуның өчен язылган. Бердин һаман да берьюлы ике милләткә карау турындагы идеягә кайта. Өстәвенә, бу тезисны кызык кына китереп чыгара — Уфа башкортлары, Казан татарлары кебек, башкорт булган һәм башкорт булып кала, ә менә ике милләткә карау халык манипуляцияләре өчен бәрәкәтле кыр булып тора. Бердин «үзгәреп тора торган» дип атаган ике милләткә карау факты Уфа политтехнологлары өчен манипуляцияләр объекты булып тора да инде. Авторның хәтта Татарстанның көнчыгышында ике милләткә караган этнобилгеләнеш уйлап табуы да юктан гына түгел. Әлеге районнардагы халыкның татар булуы шик тудырмавын да үкенеч белән таный.

Гомумән, күп кенә башкортларның башкорт булуларын онытулары турындагы фикерләре бик кызык күренә. Монда татар телендә белем бирү һәм укытучы гаепле икән.

Сүз уңаеннан, Россия Фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков та ике һәм хәтта өч этник тиңдәшлекне теркәргә тәкъдим итә. Ә алга таба бу тиңдәшлекне халык санын исәпкә алуны оештыручылар ничек саный, шулай хәл итәргә тиеш булып чыга. Бердин әфәндене борчырга мәҗбүрбез, әмма фәнгә ике милләткә караучыларны яклый торган «Кузеевтан башлап, барлык этнографлар» да билгеле түгел. Россиядә беркем дә, академик Тишковтан һәм аның дәвамчылары-конструктивистлардан кала, бу концепцияне алга сөрми. Бәлки, хәзер бу гипотеза Уфадагы социомәдәни модельерлар арасында популяр булгандыр, ләкин күпчелек профессиональ этнографлар һәм этносоциологлар ике милләтле халык булуын танымыйлар, бигрәк тә Башкортстанның төньяк-көнбатышында.

Гаҗәп хәл, әмма совет һәм советтан соңгы елларда Татарстанда башкортлар саны белән бернинди сәер хәл булмады, ул эзлекле рәвештә үсте һәм бернинди аңлашылмаслык күтәрелеш һәм кимүләрсез азайды. 1979 елда 9 256 кеше була, 1989 елда 19 106, 2002 елда — 14 911, 2010 елда — 13 726. Башкортлар санының артуы аларның КАМАЗ төзелешенә күчүе белән бәйле, ә акрынлап кимүе — миграциянең даими булмавы, ә демографик вәзгыять туучылар санының түбән булуы һәм югары урбанизация белән бәйле башка процесслар белән чикләнә баруына бәйледер дип уйлыйм. Татарстан Республикасында татарлар саны күрше төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән миграция исәбенә үз санын саклый. Моннан тыш, халыкның гадәттән тыш аз саны халык хәрәкәтен бәяләүне авырайта. 

Шул ук вакытта башкортларның 12%ы Казанда яши. Аларның кайсы милләткә каравына янау булганы яки җанисәп вакытында аларны татарлар тарафыннан язылырга мәҗбүр итүләре турында зарлануын ишеткән булмады. Димәк, эш демографик сәбәпләрдә түгел, ә Башкортстанда үткәрелгән максатчан «башкортлаштыру» сәясәтендә. Ә менә шундый административ-сәяси басым булмаганда, татар милләте, үзенең какшамас ихтыярын күрсәтеп, бөтен барлыгын күрсәтә ала иде. Сүз уңаеннан (моны Бердин үзе дә таный) 2010 елда хакимиятнең Мортаза Рәхимовтан Рөстәм Хәмитовка күчү шартларында башкортлар саны 2002 ел белән чагыштырганда кимеде. 

— Ә сез типтәр һәм мишәрләр турында нәрсә уйлыйсыз? Бердин сүзләренә караганда, 1939 елда татарларга мишәрләр һәм типтәрларне дә (27 мең) кертеп яздырганнар. 

— Эш шунда ки, Уфа публицист-конструктивчылары Россия империясенең җанисәпләрендә нәкъ менә милли үзбилгеләнешне күрәләр. XX гасыр башы Россия фәнендә халык санын алуда татарларның төрле этнографик бергәлекләрен санау методикасы кулланылган. Ул, нигездә, этник идентификациягә нигезләнмәгән. 

1926 елда беренче совет халык санын алуга галимнәр тарафыннан «халыкчанлык» мәсьәләсе салынган. Бу җанисәпнең инструктив-методик материалларында типтәрлар турында болай диелгән: «…Типтәрлар исеме астында халыкның кайсы сословиега каравы күрсәтелә, шуңа күрә җанисәптә бу исем халыкны төгәл билгеләү өчен кулланыла алмый». Башка очракта Башкорт үзәк статистик идарәсе Мәскәүдән килгән өстәмә инструкция белән җитәкчелек иткән, анда болай диелгән: «Халыкның татар-башкорт өлешен теркәүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Монда башкортны татарлардан, мишәрләрдән һәм типтәрләрдән катгый рәвештә аерырга кирәк. Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк: типтәрләр халык түгел, төрле халыклар катнашлыгыннан барлыкка килгән төркем булып торалар». 

Башкортны татарлардан, мишәрләрдән һәм типтәрләрдән катгый рәвештә аерырга кирәк. Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк: типтәрләр халык түгел, төрле халыклар катнашлыгыннан барлыкка килгән төркем булып торалар. 

Мишәрләр «халык» буларак Башкорт АССР (137,8 мең кеше) һәм Пенза губернасында (якынча 100 мең) бүлеп чыгарылган. Әмма Башкортстанның барлык мишәрләре дә үз туган телләре итеп татар телен күрсәткәннәр. Башкорт АССР буенча беренчел материалларга караганда, типтәрләр диеп язылучыларның абсолют күпчелеге татар телен туган тел буларак күрсәткәннәр. Кулланылган методиканың нәтиҗәсе — татар милләтенең этнографик төркемнәрен тәшкил итүче этник берәмлекләрне берләштерү. 

— Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турындагы теориянең яшәү хокукы бармы?

— Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турындагы теориянең фәнни факт статусы юк. Монда гадәти алдау-йолдау. Эш шунда ки, кайбер «идеологлар» Идел буендагы төрки иске башкорт теле дип игълан иттеләр. Французлар латинны иске француз теле дип әйткән кебек килеп чыга монда. Факт факт булып кала, XIX гасыр — XX гасыр башында башкорт телендә бернинди әдәби әсәрләр дә юк.

Гомумән, милли ангажировка әһелләре 1922 елда референдум үткәрмичә генә Уфа губернасының Бәләбәй һәм Бөре өязләрен өстенлек итүче татар халкы белән «Кече Башкирия»га кушу фактын искә төшермәүне өстен күрәләр.

— Ә сез Татарстанны мәгълүмати һөҗүмдә гаепләүләре турында нәрсә уйлыйсыз?

— Эшчәнлеге турыдан-туры мондый мәгълүмати һөҗүмнәр белән бәйле булган кешедән әлеге гаепләүләрне ишетү шактый сәер. Нәкъ менә шундый эшлеклеләр тарафыннан башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турындагы идея халыкка кереп урнаштырыла, «башкорт ырулары» дип аталган дәлилсез теорияләр барлыкка килә. Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге тарафыннан ризасызлыкның теләсә нинди чагылышы һәрвакыт Татарстанга килеп ирешә. Әлеге политтехнологлар бөтен нәрсәдә Казан Кремленең тискәре уен күрә.

Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы буенча язылган теләсә нинди фәнни китап «җәмәгать эшлеклеләренең» ачуын чыгара, шунда ук Мәскәүгә шикаять һәм әләкләр яза башлыйлар. Ш. Мәрҗани исемендәге институтның 2016 елда «Көнбатыш Урал татарлары тарихы» дигән китабы һәм бу елда «Уфа өязе татарлары» дигән китабы белән шулай булды.

— 2020 елның 25 апрелендә Башкортстанда «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында тотальный диктант» узды…

Әлеге акциядән чыккан тавышны һәм әлеге вакыйганы искә төшерү дә сәер. Башкортстан җитәкчелеге төбәктә «Татарча диктант» белем бирү акциясен үткәрүгә комачаулавы турында берничә тапкыр яздылар. 2019 елда акция үткәрү көнендә Башкортстан Мәгариф министрлыгы рус һәм башкорт телләрендә «Тоталь диктант» оештырган. Ә 2020 елда «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында «Тоталь диктант» үткәрү республика территориясендә яшәүче татар халкының туган телен алмаштыру омтылышы белән гадәти провокация булып тора. 

Уфа идеологлары «халыклар дуслыгы» турында болай кайгыртсалар, диктантны татар телендә дә үткәрә алырлар иде. Ләкин бу бик файдалы булмас шул, чөнки бу төбәктәге тел хәлен чынлап күрсәтер иде.

«Татарстан көнчыгышында беркайчан да башкортлар яшәмәгән»

Радик Исхаков, тарих фәннәре докторы:

1989 елгы халык санын алу турында нәрсә әйтергә мөмкин? Бу хакта ике диаметраль капма-каршы караш бар… 

— Демографлар фикеренчә, 1989 елгы халык санын алу совет чорында иң дөрес һәм төгәл җанисәпләрнең берсе булып тора. Бу — җәмгыятьнең демократизациясе һәм игълан ителгән хәбәрдарлык дулкынында РСФСР халыкларының кайсы милләткә карауларын теркәү мөмкинлеге барлыкка килү белән бәйле иде, шул ук вакытта совет номенклатурасы аның нәтиҗәләренә йогынты ясамады диярлек. Башкортстанда халык санын алуны уздыру БАССР өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакировны вазыйфасыннан төшерү белән бәйле билгеле бер «сәяси кризис» белән туры килде, ул республиканы «башкортлаштыру»да гаепләнгән иде. 

Нәтиҗәдә, аптырашта калган җирле партия бюрократиясе халык санын алуны үткәрүгә тыкшынырга батырчылык итмәде, бу аның нәтиҗәләрен алдан билгеләде дә — татарлар БАССРда рус этник группасыннан соң, башкортларны узып, икенче этник группа булдылар. Бу мәсьәләдә Егор Лигачевның уңай ролен бәяләргә була, чөнки аның татарларны башкортлаштыру максаты белән ачыктан-ачык административ басымга каршы позициясе төбәктә милләтара киеренкелекне киметергә һәм Башкортстанда барлыкка килгән чын этнодемографик картинаны теркәргә мөмкинлек бирде. 1989 елда Башкортстанда халык санын алу йомгаклары буенча фальсификацияләүнең, манипуляцияләрнең яки административ басымның бернинди фактлары да ачыкланмаган, 2002 һәм 2010 еллардагы җанисәп турында алай дип әйтеп булмый.

1989 елда Башкортстанда халык санын алу йомгаклары буенча фальсификацияләүнең, манипуляцияләрнең яки административ басымның бернинди фактлары да ачыкланмаган, 2002 һәм 2010 еллардагы җанисәп турында алай дип әйтеп булмый.

Үзгәртеп кору һәм милли хәрәкәтләр күтәрелү чорында, башкортлар тарафыннан протест тудырмыйча, республиканың йөз меңләгән титуллы халкы вәкилләрен, үзәк совет партия җитәкчелеге тарафыннан административ басым ясау юлы белән, татар дип мәҗбүри яздыру мөмкин булыр иде, дип күз алдына китерү кыен.

— Ә 2002 һәм 2010 елгы җанисәп турында нәрсә әйтергә мөмкин? 

— 2002 елгы халык санын алу Башкортстанда, дөресен әйткәндә, шактый зур хокук бозулар белән узуы турында Казан һәм Уфа демографлары да сөйли. Аерым алганда, тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең этнополитология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафиков аны үткәрү барышында җитди фальсификацияләр булуын билгеләп үтә. Аның мәгълүматларына караганда, 1989 елгы мәгълүмат белән чагыштырганда, татарлар саны 2002 елда Башкортстанда 130 мең кешегә кимегән. Шул ук чорда республикада башкортлар 357 494 кешегә арткан. Әлеге халык санын исәпкә алу барышында 224 719 татар башкорт дип язылган дигән нәтиҗәгә килгән галим. 

2010 елның җанисәбе Башкорстан Республикасында «чиста» уздырылса да, аңа карата да сораулар бар. Без мәгълүмати вакытта яшибез һәм Башкортстанның көнбатыш һәм үзәк төбәкләрендә татарлар һәм башкортлар саны турындагы мәгълүматлар белән манипуляция очракларын яшерү мөмкин түгел диярлек, бу хакта социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында күп санлы мәгълүматлар сөйли. 

 — Башкортстанда (Уфа губернасында) татар халкының сан динамикасын өйрәндегезме? Патша Россиясе чорын да кертеп, борынгырак заманнарда татарлар һәм башкортлар санының аномаль үзгәрешләре булганмы? 

— Башкортлар санының аномаль үсеше Урал буе территориясенең Россия дәүләте составына кергәннән бирле диярлек күзәтелә. 1730 елда Казан губернаторы А. П. Волынский «Записка о положении башкирского вопроса…» дигән хезмәтендә башкортларның саны турында болай дип билгеләп үтә: «время от времени непрестанно умножается и растет так, что чрез 20 прошедших лет не было прямых башкирцев больше 35000 или по крайней мере 40000, а ныне з беглецами стало больше 100000, а имянно: казанские, сибирские, темниковские и прочие тамошних уездов ясашные татара, большая половина в башкиры перешли, к тому ж и прочие иноверцы, мордва, чуваши, черемиса, вотяки целыми селами и деревнями с ясаков туда же перешли». 

Бу күренешне шуның белән аңлатырга мөмкин: ХХ гасыр башына кадәр башкортлар сословие төркеме булганнар, аңа төрле этник төркемнәр кергән, алар җиргә (биләмәләргә) махсус хокук алганнар һәм билгеле бер кагыйдәләргә буйсынылмаган хезмәт башкарганнар. Казан һәм Яңа Мәскәү юлының күпчелек башкортлары (Татарстанның хәзерге көнчыгышы һәм Башкортстанның көнбатышы) Казан татарларыннан, татар-мишәрләрдән, ногай һәм себер татарларыннан килеп чыккан. Совет чорында җиргә махсус хокуклар бирүне бетергәннән соң элеккеге «башкортлар» 1920 елгы халык санын алуда үзләрен татар дип яздырганнар, ягъни элеккечә үк үзенең актуальлеген югалткан сословие статусына карап түгел, ә чын этномәдәни сыйфатларына карап теркәлгәннәр.

— Ә сез «көнчыгыш Татарстанның башкорт халкы» терминына ни диярсез?

— Татарстан көнчыгышында башкорт милләте вәкилләре юк, чөнки монда беркайчан да этник башкортлар яшәмәгән. Төрле вакытларда асаба биләмәләре, ягъни башкорт сословиесе составына кергән татар һәм башка милләт вәкилләре генә билгеләнгән. Бүгенге көндә Татарстанның көнчыгыш территориясендә башкорт дип санарга мөмкинлек бирә торган матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләре (кабер ташлар, язма чыганаклар, кием, фольклор элементлары һ.б.) ачыкланмаган. 

Хәер, Башкортстанның көнбатышындагы кебек үк, Татарстанның көнчыгыш татарлары телендә башкорт фонетикасына хас диалекталь үзенчәлекләр юк. Телнең халык мәдәниятенең иң консерватив элементларының берсе булуын исәпкә алып, җирле халыкның бабалары беркайчан да башкорт телендә сөйләшмәгәннәр дип расларга мөмкин.

— Башкортстанда һәм Татарстанда ике милләткә карау проблемасы бармы?

— Мин Уфада, көнбатыш Башкортстанда яшәүче татарлар белән күп аралашам. Беркайчан да алардан үзләрен ике милләткә дә кертеп караулары турында ишеткәнем булмады. Алар үзләрен — татар, ә туган телләрен татар теле дип саныйлар. 

«Башкортстанның төньяк-көнбатышында Минзәлә диалектында сөйләшүче татарлар яши»

Олег Хисамов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары:

— «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» мәсьәләсе буенча беренче фикерләрне татар галимнәре түгел, ә рус галимнәре белдерде. Шуларның берсе — тюрколог Александр Бессонов, ул хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче типтәр сөйләшүе, һичшиксез, татар теле, бигрәк тә әдәби татар теленә аеруча якын, дип яза. Соңрак Казан император университеты галиме Галимҗан Әхмәров типтәрләр сословие булуын һәм аларда татарлар өстенлек итүен исбатлады. Бу хакта 1897-98 елларда типтәр яшәгән территорияләрдә гомер иткән Николай Катанов язган һәм ул губернаның көнчыгышында чиста башкорт сөйләме булуын, ә көнбатышта татарлар яшәвен һәм аларның үз татар сөйләме булуын төгәл аерып күрсәткән. Тикшеренүчеләр бу яктагы татарлар сөйләшүе әдәби татар теленә аеруча якын булуын җиткерә. 

Башкортлар «төньяк-көнбатыш диалект» дигәндә, без, нигездә, Минзәлә, Учалы һәм Бөре диалектының сөйләшүләрен күз алдында тотабыз. Татар диалектологы Дөрия Рамазанова 1984 елда Башкортстан сөйләшүләренә багышланган китап чыгарды. Анда ул теге яки бу торак пунктлар вәкилләренең шунда кайчан күченүе турында күп кенә архив документларын китерә. Казан һәм Нократ губернасыннан күченеп киткән татарлар шул территорияләрдә яшәгәнлеген күрсәтә.

Совет чорында күпсанлы экспедицияләр үткәрелде. 1950-60 елларда танылган тюрколог, диалектолог Ләйлә Мәхмүтова бөтен Башкортстанны йөреп чыкты, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучысы Җәүдәт Алмаз, Дөрия Рамазанова Башкортстанның төньяк-көнбатышында экспедицияләр үткәрде. Һәм аларның барысы да анда Минзәлә диалектында сөйләшүче татарлар яши дип белдерделәр.

Ул гына да түгел, кайбер башкорт галимнәре, мәсәлән, Әхнәф Юлдашев, Нәгыйм Ишбулатов, Талас Гарипов, бу сөйләшүнең башкорт теленә берничек тә карамавын, татар теленеке булуын расладылар. Бүген белгеч булмаган кайбер галимнәр теге яки бу заманча рус галимнәре-тюркологлары башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты булуын расладылар, дип җиткерәләр. Әмма безгә, белгечләргә, андый хезмәтләр билгеле түгел. Совет чорының башкорт лингвистлары арасында Таһир Баишев белән Сәрия Мирҗанова гына Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарындагы җирле халык телен башкорт теле диалекты дип санаганнар.

«Мәктәпләрне төзекләндерү һәм юллар төзү урынына, ниндидер язма такталар куялар...»

Илдар Габдрафыйков, этнолог:

— Совет чорындагы җанисәп тарихында иң күп сөйләнә торган темаларның берсе булып 1989 елгы халык санын алу кала. Мәгълүм булганча, ул Башкортстанда татарлар санының шактый артуын теркәгән. Хәзер кайбер башкорт идеологлары раславынча, башкортлар саны кимү һәм татарлар санының артуы совет партия номенклатурасы һәм шәхсән Егор Лигачев тарафыннан административ басым белән бәйле булган. Бу чынбарлыкка туры киләме?

— Юк, әлбәттә, туры килми. Барысы да киресенчә иде. Мин ул вакытта университетны тәмамладым һәм безне халык санын алуга җәлеп иттеләр. 1979 елгы халык санын алудан аермалы буларак, бернинди административ басым ясамаска кушылды. Ягъни тулы ирек иде һәм бу халык санын алу вакытында гына булмады. 1989 елгы сайлауларны хәтерлисезме? Ул вакытта абсолют демократия иде, бернинди административ фальсификацияләүче технологияләрне кулланмаска күрсәтмә бар иде. Сайлауларда да элек сәясәттә катнашмаган бик күп яхшы ораторлар җиңде. Әлбәттә, «сулар» да күп булды, ләкин, шуңа да карамастан, бернинди фальсификацияләр дә булмады. Лигачев һәм башкалар өчен фальсификацияләүнең нинди мәгънәсе бар иде, нинди мотивация? 2002 елда, мәсәлән, чыннан да фальсификациядә мәгънә бар иде.

— 2002 һәм 2010 еллар җанисәбен ничек бәяләргә мөмкин? Беренчесе чыннан да Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан каты басым астында уздымы? 

— Һичшиксез.

— Өлешчә бу басымны хәзерге башкорт элитасы вәкиле Ростислав Мурзагулов та раслады. 

— 2002 елда чыннан да бик көчле административ басым ясалды. 2010 елда да булган, аңа пропаганда кампаниясе ярдәмгә килгән. Ул вакытта, гомумән, руслар белән тигезләшү яки башкортны беренче урынга чыгару планкасы куела. Әмма 2010 елның июлендә хакимият алмашынды һәм бу планкалар инде юкка чыкты. Рөстәм Хәмитов моның белән шөгыльләнмәде, шулай да ул моның башкортлар тарафыннан дөрес кабул ителмәвеннән курыкты. Шуңа күрә башкорт санын аз гына киметү һәм татарлар санын арттыру турында карар кабул ителде.

Әмма 2002 ел белән чагыштырганда башкортлар саны берьюлы 50 меңгә кимеде, ә татарлар саны 20 меңгә артты. Әйтик, 2002 елда фальсификацияләр булмаса, башкортлар санының болай кимүе күзәтелмәс иде. 

— Әгәр башкортлар республикада халык саны буенча өченче урындагы милләт булса, алар өчен нәрсәдер үзгәрер идеме? 

— Юк, моннан берни дә үзгәрмәс иде… Ләкин татарлардан соң өченче урында булу — ярамый. Күпчелек татарлар Уфадан көнбатыштарак — Татарстан белән чиктәш районнарда һәм шәһәрләрдә торалар. Бу шулай ук сәяси мәсьәлә, шуңа күрә башкортлар санын, нәкъ менә формаль статистиканы һәм нәкъ менә көнбатыш районнарда арттыру күрсәтмәсе бирелде. 

2002 елда да, 2010 елда да нәкъ менә көнбатыш районнарда башкорт саны 1989 ел белән чагыштырганда арткан, ә татарлар саны кимегән. Мәсәлән, Баймак, Хәйбулла кебек көнчыгыш районнары белән чагыштырсак, анда татарлар саны хәтта бераз арткан да. Ягъни фальсификация нәкъ менә көнбатыш Башкортстанда булган.

Һәм тагын бер мисал. Әгәр 2002 елны алсак, шәһәрләрдә фальсификацияләр азрак булган яки бөтенләй булмаган диярлек. Мәсәлән, Дүртөйле районында башкортлар саны өч тапкырга арткан, әмма Дүртөйле шәһәренең үзендә татарлар саны аз булса да күбәйгән. Бу «кырын эшләр»не нәкъ менә авыл җирлегендә башкарырга кушылганлыгын тагын бер кат дәлилли.

Бу «кырын эшләр»не нәкъ менә авыл җирлегендә башкарырга кушылганлыгын тагын бер кат дәлилли.

 Моннан тыш, мин 1994 һәм 2015 еллардагы микроҗанисәп алу мәгълүматларын анализладым. Татарлар һәм башкортлар буенча мәгълүматлар 1989 елгы халык санын алу мәгълүматлары белән тулысынча охшаш, ә 2010 елгы һәм бигрәк тә 2002 елгы халык санын алу бер-берсенә бик үк охшамаган. 1994, шулай ук 2015 елгы да микроҗанисәпкә алулар күрсәткәнчә, 1989 елда фальсификация булмаган. 

— Ни өчен башкортларның сан буенча икенче булырга омтылуы барыбер аңлашылмый. Бу нәрсә бирә соң? 

— Беренчедән, бу сәяси көндәшлек. Татарлар һәм башкортлар — мәдәни һәм тел билгеләре буенча охшаш халыклар. Ә көнбатыш Башкортстан һәм көнчыгыш Татарстан этномәдәни һәм тарихи планда тулысынча охшаш төбәкләр. Анда су белән генә кайда татар, кайда башкорт булуын аерып булмый. Бу бүленеш үзаң дәрәҗәсендә генә бара. Ә үзаң анда юылган, ике төрле булырга мөмкин. Ягъни монда, елга аккан урында, башкортлар бетә һәм татарлар башлана, дип әйтергә ярамый. 

— Башкорт спикерлары телендә «көнчыгыш Татарстанның башкорт халкы» төшенчәсе бар. Чыннан да тарихта мондый күренеш булганмы һәм ни өчен Татарстанның көнчыгыш районнарында башкортлар теркәлми?

— Мин болай дип әйтәм: 1897 елгы статистика чыннан да анда «башкортлар»ны терки. Ләкин бу хакта инде күп тапкырлар яздылар — хакимиятләр өчен ул вакытта синең нинди тел белүең мөһим түгел иде. Бу совет чорында, инде республикалар оешкан вакытта, әһәмиятле була башлый. Ә патша администрациясе өчен синең нинди салымнар һәм нинди нигездә түләвең мөһим иде. Тарихи яктан шулай килеп чыга ки, башкорт булу социаль планда абруйлырак санала — аларга зур җир биләмәләре һәм шуның ише нәрсәләр бирелгән. Әкренләп җир сату-алу объектына әверелә, сословие бетә. Тора-бара, әле буржуаз мөнәсәбәтләр вакытында ук, милли уяну башланды, һәм шул вакытта кешеләр үзләренең татар икәнлекләрен аңлый башладылар. 

Мин 1917 елгы архив мәгълүматларын анализладым һәм шагыйрь Шәехзадә Бабич туган Әсән авылының хуҗалык исәбен таптым. Анда бөтен авыл — типтәрләр, кайберләре — башкортлар, ә Бабичның әтисе «татар мулласы» дип язылган. Муллаларның үзаңы кискенрәк иде һәм алар бу халык санын алу вакытында ук үзбилгеләнәләр. 

Татарстан һәм Башкортстан булдыру күп нәрсәне үзгәртте. 1922 елда Уфа һәм әйләнә-тирәдәге территорияләр кушылгач, зур Башкортстан барлыкка килде. Киләсе елның июлендә бу вакыйгага 100 ел булачагын бик азлар гына беләдер. 

Башта кече Башкортстан гына бар иде бит. Ул вакытта ул икътисадый яктан көчсез иде. Уфа губернасына Бәләбәй, Эстәрлетамак өязләрен куштылар, ә Минзәләне Татарстанга бирергә булдылар. Ә Бөре һәм Бәләбәй өязләрен кайсы якка карату буенча референдум уздыру турында карар кабул ителде. Большевиклар моның икътисади яктан бик мөһим булуын аңлаганнар, чөнки Уфа тирәсендәге территорияләр бу шәһәргә тартыла.

Большевиклар милли факторны да исәпкә алырга кирәклеген аңлаган. 1920нче елларда татарларга да бу сәясәт уңайлы була. Алар демографик күпчелекне тәшкил иткән. Башкорт дип язылганнар, ләкин вузга кергәндә, максатчан юллама алганда социаль яктан өстенлекләр алганнар. 1920-1960 елларның интеллигенция яки милли элитасы составын анализласак, аның абсолют күпчелеген көнбатыш Башкортстаннан чыгучылар тәшкил итә.

Мисалга — минем Чакмагыш районы. Монда галимнәр, җырчылар башкорт булып язылганнар. Татарстанга китүчеләр күрше республика элитасына әверелде. Татар өлкә комитетының беренче секретаре булган Зиннәт Моратовны алыйк, ул минем районнан чыккан кеше. Яки Салих Батыев — ТАССР Югары советы рәисе.

Бу күз буяу өчен генә, бернинди дискриминациясез, бары тик формаль рәвештә башкортлар дип яздырдылар. Милли кадрлар булдырырга кирәк иде. 60-70нче елларда инде көндәшлек башланды, Урал арты, көньяктан агым китте. Ләкин бу барыбер коммунистик система тарафыннан катгый тыелды. Ә менә демократизация һәм суверенизация башлангач, чыннан да көндәшлек башланды. 

— Сез инде ике милләткә карау турында әйттегез. Ул Башкортостанда һәм Татарстанда проблема тудырамы? Ул җанисәпкә йогынты ясыймы?

— Ике милләткә карау, мәсәлән, керәшеннәрдә, мишәрләрдә бар. Бу субэтник үзаң. «Без — татарлар, әмма мишәр». Ләкин мишәрләр үзләрен татардан аермый, бу — татар милләтенең нигезе. Аларның күпчелеге үзләрен татар дип саный.

Керәшеннәр арасында үзен бер үк вакытта татарлар да, керәшеннәр дә дип санаучылар бар. Шул ук вакытта кайберәүләр фикеренчә, керәшеннәр — аерым халык. Бу — аларның хокукы.

— Әгәр татар-башкорт милләтенә карау мәсьәләсенә килсәк?

— Татарстанда андый проблема юк, анда хәл ителде инде. Татарстанның көнчыгыш районнары (Актаныш, Мөслим, Азнакай) татарларының мәдәни характеристикалары татар халкының гомуми характеристикаларына туры килә, теле татар теленең урта диалектына карый.

Мин анда күп тапкырлар бардым һәм беркайчан да: «Юк, без татар булып язылмыйбыз, башкорт булып язылачакбыз», — дип әйтүләрен ишеткәнем булмады. Татарстанда мондый очракны күрмәдем. Миллионнан артык татар булган Башкортстаннан аермалы буларак, барлык басымнарга карамастан, үзбилгеләнешләренә нык тугры торалар. Идарәчеләрнең дә ниндидер куркуы бар, шуңа күрә җырчыларны да кертмиләр инде. Мәктәпләрне төзекләндерү һәм юллар төзү урынына, ниндидер язма такталар куялар, бу көлке уята.

Әгәр син шулардан башкорт ясарга телисең икән, көнбатыш Башкортстаннан чыккан 40-50% халыкны элиталы гимназияләргә кабул ит. Аларга Башкортстан, Мәскәү яки Санкт-Петербургның алдынгы югары уку йортларына максатчан юлламалар бир. Төньяк-көнбатыш башкорт телен икенче әдәби тел ит. Телевидение, газеталар…

Мордовиядә ике тулы кыйммәтле әдәби, дәүләт теле бар: мокшан һәм әрҗән. Әмма Башкортстанда моңа бармыйлар, аларга статистика кирәк. Алар помпа белән төньяк-көнбатыш диалектта нинди дә булса диктант үткәрә, грантларны үзләштерә алалар һәм аннары бу турыда онытырга да мөмкиннәр. Әмма болай үзбилгеләнү формалашмый.

Ул лояльлек юлы белән формалаша. Үзебезнең милләтебез, телебез, чыгышыбыз яисә районыбызга бәйсез рәвештә, кече ватаныбызны бер үк дәрәҗәдә яратыр өчен. Яхшы мисал — Финляндия, анда шведлар 5-6% кына, ләкин швед теле дәүләт теле булып тора.

Башкортстан татарлары Казанны түгел, ә Уфаны кече ватан дип санарга тиешләр. Ул чагында нәрсәгә дә булса өметләнергә мөмкин. Ә бу — кешеләрне милли билге буенча каршы кую гына бернинди яхшылыкка китермәячәк.