Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Син ашыга күрмә, кызлар бик хәйләкәр хәзер»

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов өйләнергә җыена инде әллә? Ул истачылардан туйны кайсы айда үткәрү кулайрак икәнен сораган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Син ашыга күрмә, кызлар бик хәйләкәр хәзер»
Ришат Фазлыйәхмәтовның инстаграм аккаунтыннан

Җырчы инстаграмга Татишкасы белән төшкән фотосын урнаштырып: «Безнең сезгә бер сорау туды: дуслар, әйтегез әле, сез нинди айда туй үткәрер идегез?» — дигән.

«Елның, айның, көннең начары юк. Бөтенесе дә Ходай көне, бисмиллаңны әйтәсең дә, Ходайга тапшырасың да, әйдә инде…»;

«Кайсы айда өйләнсәгез дә ярый. Бәхетле гаилә булу - сезнең үзегездән тора. Бер-берегезне яратып, бер-берегезгә юл куя белегез. Бар ай да Аллаһы Тәгаләнеке», — дип җавап кайтарганнар аңа инстачылар. 

«Мин 26 августта өйләндем, ә син ашыга күрмә, кызлар бик хәйләкәр хәзер. Бер янгач, ныклап уйлап хәл ит. Мин сиңа уңышлар телим», — дип киңәш иткән бер инстачы. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100