news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй тирәсендә чүп-чар яндырырга ярыймы?

news_top
Өй тирәсендә чүп-чар яндырырга ярыймы?
Фото: © «Татар-информ»

Хөкүмәт карары үзеңнең җир кишәрлегеңдә чүп-чарның билгеле бер төрләрен яндыруны рөхсәт итә. Бу хакта адвокат, гражданлык һәм халыкара хокук белгече Мария Ярмуш RT белән әңгәмәдә сөйләде.

«Бу – ботаклар, таяклар, яфраклар, коры үлән, кәгазь, катыргы һәм агач эшләнмәләр (лак яки буяу кебек материаллар белән буялмаган яки янганда әйләнә-тирә дөнья өчен куркыныч химик матдәләр бүлеп чыгара торган синтетик тукыма белән тышланмаган очракта). Калган төрле чүп-чарны яндырырга ярамый», – диде белгеч.

Ул, шулай ук, үзеңнең җир кишәрлегеңдә чүп-чар яндырганда янгын иминлеге таләпләрен үтәргә кирәк, дип искәртте.

«Чүп-чарны торак корылмалар яныннан читкә китеп яндырырга кирәк. Моны, мәсәлән, металл савытта эшләргә була. Җирдә яндырган очракта, 30 сантиметр тирәнлектә һәм диаметры 1 метрдан да ким булмаган киңлектә чокыр ясарга кирәк. Тирә-якта, 5-10 метр ераклыкта, коры-сары, агачлар, куаклар һәм учактан чаткы төшеп ут кабарга мөмкин башка нәрсәләр булмаска тиеш», – дип өстәде белгеч.

Моннан тыш, чүп-чарны карап торып яндыру мөһим. Шулай ук кул астында янгын сүндерү чаралары булырга тиеш.

«Учак контрольдән чыккан очракта янгын сүндерүчеләр чакыру өчен яныгызда кәрәзле телефон булырга тиеш. Шулай ук һава торышы шартларына карата таләпләрне үтәргә кирәк. Җилле вакытта учак ягарга ярамый. Җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булган очракта, җир кишәрлегендә чүп-чар яндыру тыела», – дип өстәде юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар