Пенсия акчаларын 3 һәм 4 ноябрьдә алучы Россия пенсионерларына ноябрь өчен түләүләр вакытыннан алда киләчәк. Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Якынлашып килүче ноябрь бәйрәмнәре сәбәпле, Россия пенсионерларының бер өлеше пенсия түләүләрен киләсе айда вакытыннан алда алачак. Бу акчаны банк аша алучы һәркемгә кагыла, почта бүлекчәләре хезмәткәрләре пенсионерларга түләүләрне гадәти график буенча китерәчәк», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, пенсияләрен гадәттә 3 һәм 4 ноябрьдә алучыларга акчалары 1 ноябрьдә күчереләчәк. 5 ноябрьдән банк аша түләүләр стандарт график буенча булачак. Акча автомат рәвештә киләчәк.
«Вакытыннан алда түләү, иминият һәм социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча түләүләрне кертеп, пенсиянең барлык төрләренә дә кагыла. Әгәр социаль фондның башка түләүләре дә пенсия белән бергә килә икән, алар да вакытыннан алда счетка күчереләчәк», - дип ачыклык кертәләр.
Шул ук вакытта пенсия акчаларын «Россия Почтасы» аша алучыларга ноябрь өчен түләүләр гадәти даталарда киләчәк. Хат ташучылар пенсияләрне 3 ноябрьдән тарата башлый, почта бүлекчәсе кассасыннан да шул көннән башлап алырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.