Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хач ману бәйрәмендә бәкедә коенганда иминлек кагыйдәләре

19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Хач мануны билгеләп үтә.

news_top_970_100
Хач ману бәйрәмендә бәкедә коенганда иминлек кагыйдәләре
Рамил Гали

Күпләр традиция буенча бәкедә чумарга барачак. Табиблар бу процедурада сак булырга киңәш итә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм бәвел системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч. Мондый кешеләргә бозлы суга чуму катгый тыела. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар өчен дә бу гадәтнең файдасы бик аз, авыру сезоны вакытында аларның иммунитеты түбән.

Суда коеныр алдыннан, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмау максаты белән, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Хач ману көннәрендә суга керү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • махсус җиһазландырылган, купельләр куркынычсызлык нормаларына җавап биргән урыннарда гына коенырга ярый;
  • суга чумар алдыннан 1,5-2 сәгать алдан ашагыз, ач булмагыз;
  • хәмер һәм никотиннан тыелыгыз;
  • акрынлап чишенегез һәм мускулларны җылытыгыз;
  • бәкегә бару өчен таймас уңайлы аяк киеме әзерләгез;
  • баш белән чумудан тыелыгыз, бу аңны югалтуга китерергә мөмкин;
  • суда 1 минуттан да озаграк булырга киңәш ителми;
  • коры сөлге, җылы әйберләр булу мәҗбүри.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100