Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илон Маск маймыл миенә чип керткән: макака компьютер белән идарә итә ала башлаган

Фантастлар язган, уе белән идарә итә ала торган кешеләр пәйда булырга да ерак калмады бугай.

news_top_970_100
Илон Маск маймыл миенә чип керткән: макака компьютер белән идарә итә ала башлаган

Дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе, Tesla компаниясенең хуҗасы Илон Маск миенә чип кертелгән маймылның компьютер уенында уйнавын күрсәтте. Аның баш миенә кертелгән чип компьютерга тоташтырылган. Маймыл миендәге сигнал турыдан-туры компьютерга күчә.

Пейджер кушаматлы макаканы башта джойстик ярдәмендә компьютер уенында уйнарга өйрәтәләр — экрандагы түгәрәкне квадрат эченә кертергә тиеш. Шуңа ирешкәч, маймылга махсус торбадан тәм-том бирәләр. Ул бераздан ияләнә — башта джойстикны кайсы юнәлештә күчерергә кирәклеген уйлый, аннары кулы белән шуны эшли.

Аннары маймылның джойстигын алалар. Ул түгәрәкне квадратка күчерер өчен уйларга гына тиеш. Маймыл моны эшли — уе белән түгәрәкне квадратка күчәргә фәрман бирә.

Бу видео чыкканнан соң чиплар кешеләргә дә күчерелер һәм «киберкешеләр» барлыкка килергә дә ерак калмады, фантастларның хыяллары чынга ашачак дигән фаразлар барлыкка килде.

Чиплар кешеләргә кертеләчәкме дигән сорауга Маскның җавабы бар инде. Ул чипларны кешеләргә кертергә мөмкин булуын яза. Дөрес, уен уйнар өчен түгел, яхшы нияттән, дәвалау максатыннан. Маск чипларны параличтан коткару максатыннан кулланырга мөмкин дип саный. Мондый тәҗрибәләр инде бар.

Паралич — арка миенә сигнал килмәү дигәнне аңлата. Баш мие арка миенә «аякны йөрт» дип сигнал бирә, әмма арка мие ул сигналны кабул итә алмый. Маймылның аягына чип керткәннәр һәм ул баш миеннән килгән сигналны аякка җибәрә ала. Шулай итеп, параличланган аяк йөреп китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100