Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педиатр коронавирус белән авырган балаларның тәненә тимгелләр чыгуы хакында яза

Илдус Лотфуллин коронавирусның балалардагы симптомнары үзгә булуын әйтә.

news_top_970_100
Педиатр коронавирус белән авырган балаларның тәненә тимгелләр чыгуы хакында яза
https://www.instagram.com/ilduslutfullin/

Педиатр Илдус Лотфуллин коронавирус белән авырган бала тәненә тимгелләр чыгуы хакында яза.

«Ковидның клиник формалары төрле булырга мөмкин: ул ОРВИ, пневмония, эч киту (энтерит яисә тизәктә кан күренү — гемоколит) була ала. Ковид-19ның сирәк формасы — экзантема, тәндә тимгелләр килеп чыгу.

Бүгенге көндә ковид буенча дөньяның ин зур күзәтүен CDC алып бара (Американың Роспотребнадзоры дип әйтергә була аны). Штаб-квартирлары Атланта шәһәрендә урнашкан. Без Америкага укуга баргач, без торган кунакханәдән юл аркылы гына иде ул. Бинасы галәмәт зур, чәнечкеле койма белән уратып алынган. CDC оспа вирусының дөньядагы соңгы өлгесен саклый — куркыныч урын бу! Анда экскурсиягә керергә була иде, мин нишләптер шуңа вакыт тапмадым.

Менә шушы CDСга караганда, алар кузәткән 2 млн. авыруның якынча 2 процентында ковид-19 тимгелләр (экзантема) формасында уткән. Тимгелләр бик куп төрле була ала: папула, уртикария, везикула, пурпура, экзантема, энантема һ.б.

Испан табиблары British Journal of Dermatology белән бергә ковид-19 өчен хас тимгелләр атласын булдырдылар. Бик җентекле, матур китап булып чыкты ул, интернетта бар.

Бу баланы без бер ай элек күрдек. Башта моны скарлатина (кызыл кызыш та диләр) дип уйладым мин, ковид булып чыкты», — дип яза табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100