Җирдә күпме кеше яши: халкы иң күп һәм иң аз илләр | intertat.tatar

Җирдә күпме кеше яши: халкы иң күп һәм иң аз илләр

Тулысынча бәйсез булмаган илләрне һәм башка илләр тарафыннан танылмаганнарны да санаганда, Җир шарында 245 ил бар.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, 2021 елның гыйнварына Җирдә 7 миллиард 836 миллион 525 000 кеше яшәгән.

2019 елның 1 июленә Җирдә 7,7 миллиард кеше яшәгән — бу да БМО мәгълүматлары.

АКШ халык җанисәбен алю бюросы 2018 елның 1 январенә 7,4 миллиард кеше яшәгән дип бәяләгән.

1970 елларга кадәр кеше саны бик тиз үскән, 1990 елдан тууның бераз кимүе күзәтелә.

1990 елда планетада халык 87,4 млн кешегә арткан, 2002 елда — 74 млн, 2014 — 87 млн.

1994 елдан 60 яшьтән өлкәннәр саны арта бара, 2014 елда андый кешеләр биш яшькә кадәрге балаларга караганда инде артыграк булган.

2009 елда гына шәһәр халкы авыл халкы белән тигезләшкән һәм инде киләчәктә шәһәр халкы арта гына барачак. 2020 елда 56,2 процент кеше — шәһәр халкы.

59,5% кеше — Азиядә яши, 17,2% — Африкада, 9,6% — Европада, 8,4% — Латин Америкасында, 4,7% — Төньяк Америкада, 0,5% — Океаниядә. Киләчәктә Африкада яшәүчеләр артачак, башка кыйтгаларда яшәүчеләр кимиячәк дип көтелә. 2100 елга Җирдә 11 миллиард кеше яшәячәк дип фаразлана.

Төрле елларда күпме кеше яшәгәне кызыклы:

1 миллиард — 1804;

2 миллиард — 1927;

3 миллиард — 1960;

4 миллиард — 1974;

5 миллиард — 1987 елның 11 июле;

6 миллиард — 1999 елның 12 октябре;

7 миллиард — 2011 елның 31 октябре.

Шулай ук дәвам итсә, 2024 елда 8 миллиард, 2042 елда 9 милилард кеше булачак.

Бөтен кешелек тарихчында — аны 162 мең ел элек башланган дип фаразлыйлар — Җир шарында 107 миллиард кеше туган.

Дөньяда иң күп кеше яшәгән илләр:

Кытай — 1 миллиард 409 миллион 576 мең 000

Һиндстан — 1 миллиард 388 миллион 496 мең 000

АКШ — 331 миллион 449 мең 281

Индонезия — 266 миллион 911 мең 900

Пакистан — 220 миллион 941 мең 326

Бразилия — 218 мең 956 миллион 758

Нигерия — 211 мең 966 миллион 816

Бангладеш — 172 миллион 505 мең 559

Россия — 146 миллион 238 мең 185

Мексика — 127 миллион 792 мең 286

Япония — 125 миллион 950 мең 000

Эфиопия — 112 миллион 079 мең 000

Филиппин — 109 миллион 994 мең 670

Мисыр — 101 миллион 927 мең 640

Конго — 101 миллион 780 мең 263

Вьетнам — 96 миллион 208 мең 984

Иран — 85 миллион 098 мең 554

Төркия — 83 миллион 154 мең 997

Германия — 83 миллион 149 мең 300

Франция — 68 миллион 859 мең 599

Дөньяда кеше иң аз яшәгән илләр арасында колонияләр бар, аларның кайберләре формаль яктан бәйсез саналса да, чын мәгънәсендә аерым дәүләт дип атап булмый. Шул сәбәпле, колонияләр аерым күрсәтелде:

Микронезия — 114 000

Гренада — 112 000

Сент-Винсент һәм Гренадина — 111 000 

Аруба (Нидерланды) — 106 000

Джерси (Британия) — 105 500

Виргин Утраулары (АКШ) — 105 000

Тонга — 100 651

Сейшель Утраулары — 98 000

Антигуа һәм Барбуда — 97 000

Мэн утраы (Британия) — 83 314

Андорра — 76 177

Доминика — 72 000

Гернси (Британия) — 63 026

Бермуд (Британия) — 61 662

Кайман Утравы (Британия) — 60 764

Гренландия (Дания) — 56 196

Сент-Китс һәм Невис — 56 183

Американ Самоасы (АКШ) — 55 60

Төньяк Мариан Утраулары (АКШ) — 55 389

Көньяк Осетия (танылмаган дәүләт) — 53 532

Маршалл Утраулары — 53 069

Фарер утраулары (Дания) — 48 599

Лихтенштейн — 38 378

Монако — 38 300

Синт-Мартен (Нидерланд) — 37 224

Сен-Мартен (Франция) — 36 457

Теркс һәм Кайкос (Британия) — 34 904

Сан-Марино — 34 590

Виргин утраулры (Британия) — 34 492

Гибралтар (Британия) — 33 573

Бонэйр, Синт-Эстатиус һәм Саба (Нидерланд) — 25 052

Палау — 21 507

Кук Утраулары (Яңа Зеландия) — 17 325

Сен-Бартелеми (Франция) — 16 183

Ангилья (Британия) — 15 800

Науру — 11 086

Тувалу — 10 927

Уоллис һәм Футуна (Франция) — 10 445

Изге Елена Утравы (Британия) — 8 987

Сен-Пьер һәм Микелон (Франция) — 6 301

Фолкленд утраулары (Британия) — 3 380

Монтсеррат (Британия) — 2 074

Ниуэ (Яңа Зеландия) — 1 618

Токелау (Яңа Зеландия) — 1 499

Ватикан — 605

Питкэрн (Британия) — 491