
15 сентябрь Байкал аръягы краеның Калар районында, Чина бистәсеннән 15 чакрым ераклыкта 5 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Вездеход машина сулык аша чыккан вакытта баткан. Биредә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 5 хезмәткәре һәлак булган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 3 нче өлеше («Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү, 2 һәм аннан күбрәк кешенең һәлак булуына китерү») буенча җинаять эше ачылган.
Край буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, 15 сентябрьдә 9 геолог утырган вездеход Амудисы күленә төшеп китә. Аларның 4есе котыла алган, 5 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Котылган кешеләр 16 сентябрьдә генә элемтәгә чыга алган, диелә хәбәрдә.