news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете алдыннан «Кол Шәриф» мәчете туристлар өчен ябык булачак

news_top
Корбан гаете алдыннан «Кол Шәриф» мәчете туристлар өчен ябык булачак
Фото: © «Татар-информ»

Казанның «Кол Шәриф» мәчете Корбан гаете алдыннан туристлар өчен ябык булачак. Бу бәйрәмгә әзерләнү һәм бәйрәм намазы укылу белән бәйле. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү 26 майның 18:00 сәгатеннән 27 майның 8:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, 26 һәм 27 майда Казан Кремленең барлык музейлары һәм күргәзмә заллары гадәти режимда эшләячәк.

Искәртеп узабыз, 27 майда Татарстан Корбан гаетен бәйрәм итә, ул өч көн дәвам итәчәк. 27 май Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде, шул сәбәпле республикада майның соңгы эш атнасы кыска була.

Казан мәчетләрендә иртәнге намаз – 2.15 сәгатьтә, бәйрәм вәгазе – 3.15 сәгатьтә, ә гает намазы 3.45 сәгатьтә укыла башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар