5 июньдә Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган мәчеткә ярым ай куйдылар. Ул «Яңа мәчет» дип атала. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Биредә яшәүчеләр әлеге мәчетне кирпеч төсенә карап, Кызыл мәчет дип атый. Монда җылыту системасы тулысынча алыштырылган, төп залга косметик ремонт ясалган, бинаның фундаменты ныгытылган, тәрәзәләр һәм эчке бизәкләр алыштырылган, керү урыны һәм запас чыгу урыны ремонтланган, диелә хәбәрдә.
Яңа мәчет 1906 елда сәүдәгәр Нигъмәтулла Дуймакаев акчасына төзелә. Революциядән соң бина шәһәр клубы итеп файдаланыла. 1996 елда Касыйм шәһәрендәге Яңа мәчет яңадан мөселманнарга кайтарыла.
1999 елда мәчет бинасында капиталь ремонт үткәрелә. 2002 елда манарасы яңадан торгызыла. Баш мөфти, шәех Равил Гайнетдин Яңа мәчетне агымдагы ремонтлау һәм аның эчке бизәлешен яңарту өчен берничә тапкыр финанс ярдәме күрсәтә.