Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров Уфа мэры белән хушлашуда: «Бүген төнлә ул елмаеп минем төшемә керде»

Коронавирус белән авырып үлгән Өлфәт Мостафинны озатканда Башкортстан башлыгы күз яшьләрен тыя алмады.

news_top_970_100
Радий Хәбиров Уфа мэры белән хушлашуда: «Бүген төнлә ул елмаеп минем төшемә керде»
"Башинформ"

Башкортстан парламенты бинасында Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән хушлашу чарасы узды, дип хәбәр итә «Башинформ».

Мәрасимне парламент рәисе Константин Толкачев алып барды. Ул Өлфәт Мостафинның бөтен тормыш юлы күпләр өчен үрнәк дип билгеләп үтте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров озак вакыт сүзенә керешеп китә алмый торды, берничә тапкыр тирән сулады, күз яшьләрен дә тыя алмады.

«2018 елның 29 октябрендә Өлфәт Мансурович Уфа мэры булып сайланды, төгәл ике елдан соң китте… Өлфәт тавышланмыйча, мактанмыйча, пиарсыз гына эшләде. Дәшми генә эшен эшләде. Ишегалларын, паркларны чистартты, юллар салды. Уфалыларның тормышлары яхшырсын өчен эшләде. Дөрестән дә, Уфа чиста, уңайлы шәһәргә әйләнде. Без 2024 елда Уфа нинди булыр дип сөйләшә идек. Әмма без өлгерә алмадык.

Тормышта гаделсезлекләр күп. Бу хәл аңа карата гаделсезлек. Ул авырып киткәч: «Шеф, мин синең ышанычны акламадым ахыры», — диде. Ул бик нык газапланып авырды. Бу безнең барыбызга да саклану кирәклеге турында искәртү. Ул күп әйберләргә иреште, — диде Радий Хәбиров һәм күз яшьләрен тыя алмады. — Аны бүген җирләү гаделсезлек, ул оныклары белән куана алмады, дуслары белән ауга бара алмый. Бүген төнлә ул минем төшемә керде. Елмаеп. Минем өчен ул шундый булып калыр. Якты хатирә».

Марәсимдә аның коллегалары, дуслары чыгыш ясады.

Мэрның улы Альберт Мостафин килгән кешеләргә рәхмәт әйтте һәм үзләрен сакларга өндәде.

Өлфәт Мостафин ватанында — Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында 1959 елда туган. 20 октябрьдә ул, коронавирус белән авыру сәбәпле, махсус борт белән Мәскәүгә озатылды. Әмма аның гомерен саклап кала алмадылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100