Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан районнарында әниләргә ничек эндәшәләр?

Республикада иң киң кулланылган сүз — әни.

news_top_970_100
Татарстан районнарында әниләргә ничек эндәшәләр?
pixabay.com/ru

Тел ачылганда «әннә» дип чыккан авазлар еллар узу белән төрле төсмер ала. Игътибар итсәк, Татарстанның төрле районнарында ана кешегә төрлечә эндәшәләр. Ул, әлбәттә, бөтен район территориясендә бер төрле генә мөрәҗәгать итәләр дигән сүз түгел, әмма иң киң кулланыла торган сүзне аерып була. Һәр авылда, һәр гаиләдә, хәтта бер гаиләдәге төрле буыннар арасында аналарга карата төрле эндәшү сүзләре кулланылырга мөмкин.

Төрле районнарда яшәүче кешеләрдән сораштыру нәтиҗәсендә, республикабызда иң киң кулланылган сүз «әни» (әнием) булуы ачыкланды. Икенче урында «әнкәй» сүзе тора. Шунысы кызык: хәзерге балалар әдәби телдә, матур итеп «әни» дип эндәшүгә өстенлек бирә. Зәй, Сарман, Мөслим, Апас районнарында урта буын арасында «әнкәй» сүзе кулланылса, хәзерге балалар үз аналарына «әни» дип эндәшә. Кайбер районнарда буыннар арасындагы эндәшү сүзе тагын да төрлеләр. Мәсәлән, Баулы, Ютазы районнарында яшәүче әбиләр сөйләмендә «инәй» («инәкәй») сүзләре кулланыла.

Кукмара, Саба якларына үзенчәлекләрне белмәгән Минзәлә яки Әгерҗе кешесе килсә, берникадәр буталчык чыгуы ихтимал. Республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында «әнкәй» дип газиз аналарга эндәшсәләр, Кукмара, Саба, Югары Ослан районнарында «әнкәй» сүзе белән кайнаналарга эндәшәләр. Кукмара районының кайбер авылларында «нәнә» сүзе белән эндәшәләр.

Буа, Чүпрәле районнарында «әнәй» сүзе кулланыла, шулай ук Яңа Чишмә районы сөйләмендә дә аны очратырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100