Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Шнуров: «Минем гонорарлар белән чагыштырганда депутат акчасы көлке ул»

20 февральдә Сергей Шнуров рәсми рәвештә «Партия Роста» әгъзасы булуын игълан итте.

news_top_970_100

«Ленинград» төркеме лидеры һәм «Партия Роста» әгъзасы Сергей Шнуров сәясәткә акча өчен килми. Бу турыда «Интерфакс» язды.

«Мин сәясәткә яхшы тормыш һәм уңыш эзләп килмим. Дәүләт Думасындагы акчаны карасаң, минем гонорарлар белән чагыштырганда көлке бит ул», — ди Шнуров.

Ул сәясәткә килүен дә аңлата. «Тормышка башкача карый башладым, - ди ул. - Мин инде күптән сәясәт белән шөгыльләнәм. Кычкырып әйтмәдем генә. Хәзер исә үземә карата да, үзем эшли торган эшкә карата да гадел булырга телим».

Шнуров өчен «җырлар — социаль фикерләр ул, алар проблеманы күтәрә, матур яшәү турында гына сөйләми».

Музыкант концертларын да туктатмый. «Минем өчен сәнгать беркая да китми. Мин моңарчы ничектер уйлап тапкан, язган бит, хәзер дә шулай була, концертларны беразга туктаттым, ләкин бу бөтенләйгә дигән сүз түгел», — ди Шнуров.

Ул «киң мәгънәсендә» мәдәниятне үз өстенә алырга җыена. «Икътисадның ресурслар нигезендә генә үсүен теләмим. Мин безнең „мәгънә“ җитештерүебезне телим. Безнең мәдәният кызыклы булсын, күршеләрне дә тартып торсын. Шул чакта Украина белән дә, Балтыйк буе белән дә проблема булмас», — ди сөйләде ул журналистларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100