Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә атыш оештырган Галәвиев, үч алырлар дип, Казанга кайтырга куркуын әйткән

Тугыз кешене үтергән кеше хәзерге вакытта Мәскәүдәге «Бутырки» психик клиникасында, ул электричкада очраклы пассажирларны агулаган маньяк белән дуслашкан.

news_top_970_100
Мәктәптә атыш оештырган Галәвиев, үч алырлар дип, Казанга кайтырга куркуын әйткән

Казандагы 175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев хәзерге вакытта Мәскәүдәге «Бутырки» психбольницасында. Ул 11 майда үзе укыган мәктәпкә килеп 9 кешене үтергән иде.

«Московский комсомолец» журналисты Ева Меркачева ОНК әгъзасы буларак, аның белән сөйләшкән. Журналист аны үзен тыныч тота дип бәяли.

— Илназ, сезне Сербский Үзәгенә җибәргәнче күрешкән идек. Сез сорасагыз да, андагы шартларны ачыклый алмадык. Анда сезгә нинди мөнәсәбәт булды?

— Нормаль. Мин һәрвакыт аерым изоляторда булдым. Камерада ике карават, әмма минем үземне генә тоттылар. Һәм һава суларга да аерым йөрттеләр. Мин гел ялгыз булдым. Башта кыен иде, аннары ияләндем. Миңа табиблар төрле сораулар бирде. Аннары докторлар мине «үзен белештерми» диделәр. Мин бу хакта кызга хатымда сер итеп кенә яздым, башка беркемгә дә әйтмәдем. Аннары бөтен кешенең дә шул хакта сөйләгәнен белдем. Каян белгәннәр? (Илназ Галәвиев атыш оештырганда үз-үзен белештермәгән булган дигән хәбәр таралган иде, соңыннан тикшерү комитеты экспертизаның төгәлләнмәвен хәбәр итте).

–​ Рәсми нәтиҗә юк бит әле (Илназ Галәвиевнең психик яктан сәламәт булу-булмавы хакында табиблар фикере турында сүз бара). Сез аны күрдегезме?

— Юк.

– ​Ә сез суд-психиатрик экспертиза нәтиҗәләре белән танышасыгыз килүе хакында гариза яза аласыз. Хакыгыз бар.

— Аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Язам. Әмма табиблар алдамас бит инде?

— Гафу итегез, андый сорауларга җавап бирмибез. Сез адвокатыгыз белән сөйләшегез.

— Нинди адвокат белән? Мин аны монда бер тапкыр да күрмәдем. Ул юктыр дип уйлыйм. Миңа тикшерүчеләр килде, кәгазь бирделәр, адвокаттан баш тартуны сорадылар, минем аны күргәнем дә юк. Имеш, әти-әниләр каршы булган өчен. Миңа адвокат кирәк, чөнки сорауларым күп.

— «Бутырка»га сезне ун көн элек кайтардылар. Монда шартлар нинди?

— Мин өч урынлы камерада утырам. Күршеләр белән мөнәсәбәтләр нормаль, алар миңа янамый. Мин алардан курыкмыйм. Бер камерадашым — Михаил Любезнов белән дуслаштык. Ул сезгә (ОНК — төрмәдә утыручыларның шартлары белән кызыксынучы иҗтимагый оешма) хатлар язган иде. Килдеме? Аның проблемасы бар, изоляторда кулын сындырган. Ул миңа психбольницада җинаятьчеләрне мәҗбүри дәвалау турында сөйләде. Мин аның лекцияләреннән чыгып, барысын да беләм кебек.

(Михаил Любезнов электричкаларда пассажирларның суларына агу салып, дистәләгән кешене агулаган маньяк. Ул кешеләрнең берничәсе үлә).

— Нәрсәгә кирәк ул? (хат язу турында сүз бара)

— Алайса шунда (психбольницага) җибәрәләр бит. Әгәр миңа «25 ел психушкамы, гомерлек төрмәме» дисәләр, мин гомерлек төрмә сайлар идем.

— Нигә?

— Минем «яшелчә» буласым килми. Миңа ниндидер дарулар бирәләр…

— Сезнең кәефегез әйбәт күренә…

— Мин даруларсыз да үземне әйбәт хис итәм. Минем сезгә үтенечем бар. Берәр нәрсә булса, минем Казан хастаханәсендә дәваланасым килми. Башка урында ярыймы?

— Ник?

— Казанда минем нәрсә эшләгәнемне беләләр. Үч алулары бар.

— Без кулга алынучының урынны сайлавына тәэсир итә алмыйбыз, сез бу куркуларыгыз хакында судта әйтә аласыз.

— Яхшы.

— Посылкалар, хатлар киләме?

— Берни дә бирмиләр миңа. Счетта акча булганда заказ эшләгән идем. Нәрсә икәнен белмим. Монда ашау яхшы, баллы әйберләр генә җитеп бетми.

— Сезнең башыгыз пеләш. Мәҗбүри алдырдылармы?

— Юк, мин үзем парикмахерга алып баруларын сорадым. Ә миңа чәч алу машинкасы бирделәр. Камерадашым шундый прическа ясады. Иректә мин үземнең чәчләремне үзем ала идем, монда ул булышты. Яралар авыртмый диярлек. Барысы да яхшы. Китапханәче генә килми. Камерада китаплар бар иде, алар миңа ошамый. Сез соңгы тапкыр очрашканда Стивен Кингның «Сияние» китабын алып киләм дигән идегез…

— Гафу итегез, психологлар сезгә ул китапны бирергә кушмый.

— Алайса, мөмкин булса, Джек Лондонны.

— Ул СИЗО китапханәсендә бар. Анда ун мең китап, Джек Лондонның бөтен җыентыгы бар. Бу көннәрдә бирерләр.

— Рәхмәт. Әлегә телевизордан күңел ачу программаларын карыйм. Аннары мин тизрәк Казанга җибәрүләрен сораган идем сездән. Анда әти-әниләр килә алыр иде, аларны бик күрәсем килә.

Галәвиевне Казаннан Мәскәүгә җибәргәннән соң дистәләгән кеше ОНКга төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән: ничек передача бирергә, ничек күрешергә була дип сораганнар. Бу кешеләр аның белән ни өчен күрешергә теләве билгесез, дип яза «Московский комсомолец».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100