Укырга керү өчен БДИның минималь баллары билгеле булды

Укырга керү өчен БДИның минималь баллары билгеле булды
Быел БДИ тапшырган укучылар хәзер укырга кереп йөри. Ниһаять, вузларга керер өчен минималь балл нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бар. Бу мәгълүматны Рособрнадзор таратты.

Мәктәп аттестатын алу өчен, укучыга рус теленнән БДИны минимум 24 баллга, ә математикадан 27 баллга тапшырырга кирәк булган. Физика, химия һәм биологиядән минималь балл - 26. Информатикадан имтиханны минимум 40 баллга, җәмгыять белеменнән минимум 42 баллга, тарих һәм әдәбияттан минимум 32 баллга, географиядән минимум 27 баллга, ә чит телләрдән минимум 22 баллга бирергә кирәк булган. 

Ә югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программаларына укырга эләгү өчен, мәктәп тәмамлаучыларга БДИны рус теленнән минимум 36 баллга тапшырырга кирәк булган. Математика һәм башка фәннәрдән укырга керү өчен минимумнар аттестат алу өчен билгеләнгән минимумнар белән тәңгәл.