Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамай Юлдашевны башкортлаштыру сәясәтенә бәйле посты өчен җавапка тартырга җыеналар

Татар милли хәрәкәте активисты, Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашевка каршы административ эш кузгатылган. Аның социаль челтәрдәге постында башка милләт вәкилләренә нәфрәт уятуда гаеплиләр. Ул үз позициясен «Интертат»ка аңлатты.

news_top_970_100
Рамай Юлдашевны башкортлаштыру сәясәтенә бәйле посты өчен җавапка тартырга җыеналар
Салават Камалетдинов

Рамай Юлдашев 2020 елның октябрендә татар-башкорт мөнәсәбәтләренә багышланган пост яза. Анда ул шушы мөнәсәбәтләрдәге берничә күренешне тасвирлый. Рамай искәртеп үткәнчә, башкорт элитасыннан беркемнең дә татарларны башкортлар белән тигез хокуклы булуын һәм татар теленең башкорт теле белән тигез хокуклы итүне яклаганы юк. (Татар теллеләр Башкортстанда башкорт теллеләргә караганда ике тапкырга артыграк булуга карамастан). Башкортлар татар теленең урта диалектын башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атады, дип яза Рамай.

Аннары ул башкорт элитасының татарларга дустанә карашта булмавын әйтә һәм «башкортлар татарларның туганнары» дигән фикергә шик белдерә.

Рамай моңа каршы җавап чаралары да тәкъдим итә. Аның фикеренчә, төбәкләрдәге татар милли оешмалары бары тик татарның үзенеке генә булырга, катнаш булмаска тиеш.

Рамай Юлдашев бүген сәгать унда судка чакыртылган иде. Ул бу постка карата башка экспертиза таләп иткән һәм адвокат килүен сораган. Шул сәбәпле суд утырышы 16.30 сәгатькә күчерелгән.

Рамай Юлдашевка бу пост өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, 15 тәүлек арест яки мәҗбүри эшләргә җәлеп итү яный.

«Яисә җәмәгать эшләре инде, кар көрәргә, бәдрәфләр чистартырга, чәчәк үстерергә», — дип көлде һәрвакыт шат кала торган Рамай үзе.

Рамай, син үзеңне гаепле дип саныйсыңмы?

Мин моны сәяси-аналитик язма дип кабул итәм. Үземне гаепсез дип саныйм. Бу минем хокук, бу минем эш — мин башкортларны туган дип кабул итәмме, партнер дипме, иптәш дипме.

Синең өстән кемдер язганмы моны?

Бу көтелмәгәндә булды. Төш вакытында эшкә шалтыраттылар да, шулай-шулай, дүрткә килегез диләр. Мин килдем, сорау алдылар — инде нинди эш белән танышу инде анда, тиз-тиз генә күз йөртеп чыктым. Шуңа игътибар иттем, милләтчеләрнең доносы юк. Мониторинг алып барылган Вконтактеда күрәсең, мин күптәннән күзәтү астында инде. Декабрь башында болар күргәннәр, соңыннан моны Чувашиягә экспертизага җибәргәннәр. Аннары тагын каядыр, шушы вакытка килеп чыкты.

Сине кемнәр яклый? Яклаучылар бармы? Башкорт милләтендәге вәкилләр сиңа берәр нәрсә әйттеме, сине яклаучылар бармы?

Татарлар социаль челтәрләрдә мине яклыйлар, ватсапта да, Фейсбукта да. Илнур Ярхамов мине яклап постлар яза. Башкортлар әле берсе дә чыкмады бугай, берсе генә мин татарларга донос язмас идем дигән фикер язган иде.

Фейсбукта сканнарны куйган идем, блокка эләктем җиде тәүлеккә. 2013 елдан бирле беркайчан да блокка эләккән юк иде. Ә бу 21 ел башланды гына, Фейсбукта дүртенче блокировка инде, монысы җиде көнгә. Мин текст чыгаргач кемдер донос биргән һәм - блок.

Һәм син нинди нәтиҗә ясадың инде? Татар белән башкорт дус дигәнме?

Башкорт элитасы һәм интеллигенциясе «башкиризация» белән ләззәтләнә. Төньяк-көнбатыш төбәктә яшәүчеләрне татар дип кабул иттеләр. Минем постта да шул хакта сүз бара — шушындый чорда без аларны бары тик иптәш яки партнер итеп кенә кабул итә алабыз.

Минем шундый эмоциональ пост булды, җәмәгатьчелекне фикер алышуга чыгарасым килде, шушы процесслар бара дип, шундый максаттан куелган пост бу.

Соңгы аралардагы сәяси вакыйгаларга бәйле дип уйламыйсыңмы?

Мин башта уйлаган идем. Әмма юк. Мин Навальный штабы әгъзасы түгел. Мин мәдәният өлкәсендә татар халкына хезмәт итәсем килә дип.

Рамай Юлдашев соңрак хәбәр иткәнчә, мәхкәмәдә аны 10 мең сум штрафка хөкем иткәннәр. Ул бу штраф белән килешмәвен, апелляциягә бирәчәген әйтте. Аны «Человек и закон» оешмасыннан юрист Владимир Протасов яклаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100