Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Песков: «Россиядә фәкыйрьлек белән көрәшүдә киртәләр бар»

Россия Президентының матбугат сәркатибе сүзләренчә, шулай да «хакимият кул кушырып утырмаячак».

news_top_970_100
Дмитрий Песков: «Россиядә фәкыйрьлек белән көрәшүдә киртәләр бар»
Илнар Төхбәтов

Россиядә фәкыйрьлекне бетерү өчен көрәштә киртә булып тора торган факторлар бар. Ләкин хакимият кул кушырып утырырга җыенмый. Бу турыда Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга әйткән. ТАСС шул хакта яза.

«Әйе, бар да килеп чыкмый. Әйе, бу эштә төрле факторлар кайчакта бик җитди комачаулый. Ләкин беркем дә кул кушырып утырырга җыенмый, бу эш дәвам итәчәк», — диде Кремль вәкиле.

Песков ассызыклаганча, Россия хакимияте һәм президенты өчен фәкыйрьлек белән көрәш «абсолют өстенлекле булып тора».

«Нәкъ менә шушы тема барлык илкүләм үсеш планнарында да бар. Һичшиксез, Президентның Федераль Җыенга Юлламасының берсе дә шушы темадан башка булмый, фәкыйрьлек белән көрәш эшчәнлеге даими нигездә бара», — ди Песков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100