Революция булмаса, татар бистәсе нинди булыр иде? — Казан дизайнеры видеосы

Казан дизайнеры Нияз Хаҗиәхмәтов үзенең ютуб каналында «әгәр дә инкыйлаб булмаган булса, татар бистәсе ничек үсеш кичерер иде» дигән фикер нигезендә «Болак арты республикасы» проектын тәкъдим иткән.

«Бу — Казанда татар бистәсенең тормышын һәм образын реконструкцияләү буенча ХХ гасырның беренче яртысында постерлар сериясе ярдәмендә төшерелгән видео. Гасыр башындагы иҗтимагый вакыйгалар үз вакытында булмаган булса, шәһәрнең теге яки бу почмагы нинди булырга мөмкин икәнлекне күз алдына китерү омтылышы. Әмма шәһәр, тормышның, образларның, һәйкәлләрнең асылташларын саклап, исән калган. Әлеге видео үзенә күрә татар «көмеш гасырын» торгызу омтылышы», — дип язган Нияз Хаҗиәхмәтов.