Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз ишегалдыңны кайгырту оятмы?» - Казанда яшәүчеләр кар көрәргә ярдәм итәргә чыккан

Өмәгә чыгучыларны кемгәдер акча түләп, үзләре эшләп йөрүдә гаеплиләр.

news_top_970_100
«Үз ишегалдыңны кайгырту оятмы?» - Казанда яшәүчеләр кар көрәргә ярдәм итәргә чыккан
https://pixabay.com

Буран тәмамлануга карамастан, Казан ишегалларының кайберсендә әле бүген дә машиналар батып кала, җәяүлеләр көчкә атлап йөри. Бер ишегалды себерүче үзе генә өлгерә алмый, ә техника килеп җитмәгән.

Ә Казанның Голубятников урамындагы 20нче йортта яшәүчеләр бер ишегалды чистартучының эшләгәнен көтеп тормаган. Бу йортта яшәүчеләрнең яртысы көрәк тотып ишегалдына чыккан. «Казан, Татарстан видеолар» аккаунты өмәдән видео куйган.

Кар көрәүчеләр үзләре дә канәгать калган, ишегалды да ялт иткән. Әмма инстачылар гына канәгать түгел, аларның күпчелеге әллә нигә бер чыгып, өмә оештыру яклы түгел.

«Ай азагында квитанция килер әле. Ишегалды ялт иткән, димәк, техника килгән дип 2 мең өстәрләр», «Сез эшләгез, акчасын алучы табылыр», «Ишегалдын чистартырга бирелгән акчаны идарәче компания кесәсенә салыр инде», Молодецлар, акча да түләгез, чыгып эшләвегезне дә дәвам итегез», — дип көләргә теләгән кайберәүләр.

«Бер ишегалды чистартучы гына җиңә торган булмады, ә дуслык җиңә», «Зарланмыйлар, ә ярдәм итәләр», «Үз машиналары өчен урын әзерлиләр бит», «Мондый һава шартларында бер чыгып эшләргә ярый инде», «Мескен дворник, шатлыгыннан елагандыр инде. Рәхмәт, егетләр», «Ишегалды себерүченең акчасын сөйләмәгез инде, тиеннәр. Кемдер мин дә шулкадәр алам дип әйтер. Сез бина эчендә эшлисездер, ә ул ел әйләнәсе урамда», «Ярдәм итүчеләрне мактыйсы урынга, гел акча, дисез. Үз ишегалдыңны кайгыртуның нинди ояты бар?» — дип хуплап язганнар өмәчеләрне.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100