Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кар чистарта торган машина килгәч, шәһәр халкы тезләнеп рәхмәт укыган — видео

Коммуналь хезмәтләр кар белән көрәштә «батырлык» күрсәтә.

news_top_970_100
Кар чистарта торган машина килгәч, шәһәр халкы тезләнеп рәхмәт укыган — видео

Көньяк Сахалин якларында бу көннәрдә кар-бураннар котырды. Коммуналь хезмәтләр кар белән көрәштә «батырлык» күрсәтә. Биредә яшәүчеләр исә кызыклы роликлар төшерә. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Юл чистартырга килгән машина күргәч, берничә кеше тезләнеп, аларга рәхмәт укый.

Кар чистарту эшенә гади кешеләр дә, хәрбиләр дә кушылган.

Сахалин татарлары түбәсенә кадәр кар астында күмелеп калган машиналарын күрсәтте, дип язган идек.

Татарстанда да бураннар котыра. Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 551 юл эшчесе һәм 405 берәмлек махсус техника чыкты. Узган тәүлек эчендә урамнардан 17 мең 815 тонна кар, ә кышкы сезон башыннан 426 мең 229 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100