Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов эшеннән китә

Угра елгасындагы басып тору тәмамлану көнен федераль бәйрәм итәргә теләгән губернатор вазифасыннан китә.

Бюджет буенча беренче

Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов отставкадан соң Совет Федерациясенә күчә. Бу хакта РБК сайты хәбәр итә.

Әлеге урынга Артамонов Калуга өлкәсе башкарама хакимияте тарафыннан тәкъдим ителгән. Югары палатада ул Николай Журавлев урынына бюджет һәм финанс базары буенча комитет җитәкчесе итеп билгеләнгән.

Журавлев комитет җитәкчесе итеп сайлауга ук әлеге вазифадан китеп, вице-спикер булды.

Артамоновның вәкаләте 2010 елда тәмамлана, ул яңа срокка бармаячак. Губернатор чираттагы ротация вакытында отставкага китә ала. Калуга өлкәсе башлыгы — Белгород өлкәсе губернаторыннан кала, вазифасында иң озак утыручы. Ул бу урынны 2000 елдан алып били.

«Хәзер мин үземнең вазифамны намус белән үтәргә тырышам, миңа калса, бу килеп тә чыга, — дип хәбәр иткән Артамонов РБК хәбәрчесенә. — Әгәр дә минем карьерамда тагын нинди дә булса үзгәреш килеп чыкса, мин моны һишчиксез хәбәр итәчәкмен», — дип белдерә ул.

Артамоновны яңа вазифага билгеләнүе хакында Югары Советта шәрехләүдән баш тартканнар.

Федерация Советының үткән утырышында кабул ителгән закон нигезендә, Артамонов югары палатага элекке губернатор буларак сайлауларга кадәр үк эләгә алачак. Законпроекты буенча төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы сайлауларны көтмичә сенаторны алыштыра ала.

Документтан күренгәнчә, югары палатага Дәүләт Думасы, закон чыгару утырышы депутатларын, элекке сенаторларны яки регион башлыкларын тәкъдим итәргә була. Әлеге закон махсус рәвештә Артамонов өчен булдырылган һәм кабул ителгән дигән фараз бар. Фараздан күренгәнчә, бу закон югары палатага эләгәсе килгән барлык элеккеге губернаторлар язмышын җиңеләйтәчәк.

Ничек сенатор булырга?

«Совет Федерациясен формалаштыру тәртибе турында»гы закон нигезендә, һәр төбәк югары палатага башкаручы һәм закон кабул итүче ике сенатор белән тәкъдим ителә иде. Элегрәк сайлауга кадәр үк, һәрбер губернаторлыкка кандидат үзенннән сенторлыкка дәгъва итүче өчлекне атый алды. Сайлауларда җиңелүчеләр шул өчлектән берсен сайлап алып Федарция Советына тәкъдим итте. Сенаторлыкка канидидат өчен «күршелек бәясе» яши. Алар вазифага билгеләнгәнче регионда иң күбе 20 ел яки ким дигәндә биш ел яшәргә тиеш. Бу тәртип бары тик югары вазифадагы хәрбиләргә, гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкил чины биләгән кешеләргә һәм кайбер башка категориядәгеләргә кагылмый. Яңа закон кабул ителгәннән соң, югары палатада биш елдан ким торган элекке губернаторларга бу вазифага билгеләнү гадиләшәчәк.

Сәяси озын гомер

Соңгы елларда язын һәм көзен губернаторлар өчен ротация уза. Көзге отсавкалар гадәттә төбәк башлыкларының нәтиҗәлелек бәяләмәсе буенча үткәрелә. Язгы отставкалар исә аларның яңа срокка сайлануга сәләтле булуына карап электораль принцип буенча уза, дип хәбәр итә РБК.

67 яшьлек Артамонов, төбәк башлыгы буларак, президент аппаратында яхшы исәптә тора. Ләкин бер вазифада 20 ел булуы, халык мөнәсәбәтендә чагылыш тапкан. Бу вакытта гадәттә, сайлаучыларның психологик арганлыгы сизелә башлый, моны губернатор үзе дә сизә.

Шулай ук Калуга губернаторы отставкага киткәнче, үз алдына эре объект — Спорт сарае төзелешен тизләтү бурычын куйганлыгы да фаразлана, РБК хәбәрендә. Бу төзелеш 2010 елда тәмамланырга тиеш.

Артамоновка карата Кремльнең бернинди дәгъвасы да юк. Ул хәтта эталонлы губернатор булып санала, дип белдерә сәяси консультант Дмитрий Фетисов РБКга.

«Калугада икътисадый могъҗиза» эффекты күптән эреп таркаласа да, өлкәдә эшсезлек һәм халыкның күчеп китүе кебек социаль проблемалар кала бирә», — дип ассызыклый сәясәтче. Аның фикеренчә, отставканың чын сәбәбе — аның яше һәм эштән аруы булырга мөмкин. Ул шулай ук губернатор-технократ типажын ныгыта торган яңа сәяси чынбарлык системасына да ярашмый инде.

Артамоновның отставкасы да, аны Федерация Советына билгеләү дә көтелмәгән хәл булмады. Сәясәтче Виталий Иванов РБКга җиткергән фикеренчә, «Отставка яше һәм эшләгән срок саны белән көтелгән хәл иде. Ә яңа билгеләнүнең төп сәсбәбе — Артамонов яшендәгеләр кагыйдә буларак, башкарма хөкүмәткә бармый инде. Сенаторлык посты, традиция буларак, сәяси шәһесләр өчен мактаулы пенсия булып санала иде. Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель яки Хисап палатасы аудиторы посты һәм ХМАО башлыгы Александр Филипенко кебек губернатор-башлыклар әлеге сенаторлык урыннарыннан бик канәгать калганнар иде.

Артамоновның югары палатага билгеләнүе логик күренеш, дип саный Фетисов та. «Бу мактаулы пенсия генә түгел, ә Артамоновның төбәк сәясәте һәм икътисады буенча белемнәрен һәм тәҗрибәсен закон чыгару дәрәҗәсендә дәүләт мәнфәгатьләрендә куллану мөмкинлеге дә», — дип билгеләп үтә ул, хәбәрдә.

2018 елда үз вазифаларында озак утырган берничә губернатор-Кемерово өлкәсе башлыгы (1997 елдан) Аман Тулеев, Липецк өлкәсе губернаторы (1998 елдан) Олег Королев, Курск өлкәсе (2000 елдан) Александр Михайлов, Әстерхан өлкәсе (2004 елдан) Александр Жилкин, Алтай крае башлыгы (2005 елдан) Александр Карлин китте.

«Калуга могъҗизасы һәм чынбарлык»

Калуга өлкәсе икътисад үсеше темпы буенча лидер төбәкләр арасында кала. Калуга губернаторының кул астында эшләүче кайбер элеккеге җитәкчеләр җитди күтәрелеш кичерде: Артамоновның элекке урынбасары Максим Акимов, вице-премьер булды; тагын бер элекке урынбасары Николай Любимов, 2017 елда Рязань өлкәсен җитәкли башлады. Президент Администрациясе өчен марттагы ябык сораштырулар күрсәткәнчә, Артамоновның, халык бәяләве буенча, төбәк башлыклары арасында 41нче урында торган, дип хәбәр итә РБК. Аның эшчәнлеген өлкәдә яшәүчеләрнең 55 проценты уңай, 30 проценты тискәре бәяләгән.

«Калуга икътисадый могҗизасы» беренче чиратта регионда Volkswagen, Peugeot, Citroen һәм башка автомобиль заводларын төзү белән бәйле. Калуга сәнәгатендә автомобиль сәнәгате иң зур өлеш — 35 проценттан артыкны алып тора, өлкә Россиядә барлык автомобильләрнең 11 проценттан артыгын җыя (төбәкләр арасында өченче урын). Әмма тулаем алганда, төбәктә сәнәгать җитештерүе Брянск, Белгород, Тамбов, Тверь һәм Ярославль өлкәләрендәге кебек үк тиз үсми — аның үсеше 2017 елда 12,3 проценттан 2018 елда 4,5 процентка кадәр кимегән.

Соңгы елларда социаль күрсәткечләр дә начарланган. Төбәктә реаль хезмәт хакы 2011 елдан алып 11,8 процентка арткан һәм бу Үзәк федераль округта иң начар нәтиҗәләрнең берсе — лидерлыктагы Тула өлкәсендә шул ук чорда үсеш 23 процентка якын. Калуга өлкәсенең уртача акчалата керемнәрен 2016 елдан башлап арттыра барсалар да, ярлылык дәрәҗәсе кимеми. 2018 ел нәтиҗәләре буенча керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар өлеше 10,9 процентка кадәр арткан, бу Курск, Липецк, Белгород, Воронеж өлкәләренә караганда начаррак, гәрчә 2012 елда ул 8,5 процент тәшкил итсә дә, дип яза РБК сайты.

Элегрәк «Татар-Информ» Калуга өлкәсен Дәүләт Думасы Угра елгасындагы басып тору тәмамлану көнен — 1480 елның 11 ноябрен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә торган дата булуны карарга җыенуы, бу идея Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновныкы икәнлеген язып чыккан иде. Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, шушы көннән соң «Алтын Урда игосы» тәмамланган һәм Русь бәйсез дәүләткә әйләнгән. Шушы уңайдан «Татар-информ» Татарстан галимнәреннән бу вакыйгага карата фикерләрен сорашкан иде.