Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу бәягә ресторан да кергәнме?» — Россиядә туй өчен матур даталарны сата башлаганнар

02.02.2022 датасын 1 миллион сумга бәяләгәннәр.

news_top_970_100
«Бу бәягә ресторан да кергәнме?» — Россиядә туй өчен матур даталарны сата башлаганнар
https://pixabay.com

Россиядә яшь парлар ярата торган матур даталарны сата башлаганнар. Интернетта чыккан белдерүне «Видео. Татарстан» аккаунты куйган.

Анда Санкт-Петербургның Приморский районы ЗАГСында 02.02.2022 датасы сатылуы хәбәр ителә. Бу көнне язылышу яшьләр өчен 1 миллион сумга төшәчәк.

Инстачылар бу белдерүне шаяру дип кабул иткән.

«Нәрсәгә сатып алырга, ике елдан аерылышу өченме?», «Бу бәягә кәләш тә кергәнме?», «Бу бәягә ресторан һәм кунаклар да керәме?», «Кызыксынып кына «Авито»га кергән идем. Анда күп андый игъланнар», «Вәт, бизнес», — дип көлгән яшьләр.

02.02.2022 датасын ул кадәр искитәрлек түгел, ә 22.02.2022 матуррак дип язучыга, аның бәясе дә 2 222 222 сум торачак дип язганнар.

«Саннардамы хикмәт? Бәхет һәм иминлек гарантияләсә иде ул», — дип комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100