Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтачта яшәүче ир-ат бер бакчадан биш машина кабак җыйган

Фермер кабакны бакча туфрагы яхшырсын өчен утырта башлаган булган.

news_top_970_100
Балтачта яшәүче ир-ат бер бакчадан биш машина кабак җыйган

Балтач районының Борнак авылында яшәүче Салихҗан Әхмәтханов бакчасыннан биш машина кабак җыеп алган. Ул кабак уңышының бер өлешен терлекләргә ашатырга, калганын үзләренә калдырырга җыена. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Салихҗан ун ел элек бәрәңге бакчасының туфрагын яхшырту өчен кабак утырта. Кабак туфракны яхшырта, үзе мул уңыш бирә. Шуннан бирле фермер әлеге тәҗрибәне кабатлап тора.

Быелгы уңышны ул сыерларына, бозауларына һәм сарыкларына ашатачак.

«Декабрьдә өч-дүрт зур кабакны уртага бүлеп, орлыкларын алам. Аны эссе булмаган урында киптерәм, идәнгә җәеп куеп. Аннары киндер капчыкка салып, салкын урынга куям. Кабак салкын ярата, диләр. Майда аны күршеләр дә ала, кирәк булса», — дип фермер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100