Арча балалар бакчасында баланы төртеп еккан тәрбиячегә суд тарафыннан җәза бирелгән

Кызым балаларны бик ярата, дигән тәрбияченең әнисе.
  • 17 декабрьдә Арча районы 8 нче балалар бакчасында булган хәл бик зур шау-шу куптарды. Видеоматериалдан күренгәнчә, Яңа ел бәйрәменә әзерлек вакытында бер тәрбияче үзенең алдында барган малайны берничә тапкыр төртеп җибәрә, ул егыла. Бала өстәл астына кереп качып өлгерә алмый, тәрбияче аны тотып, өстерәп диярлек урындыкка утыртып куя. Аңа кадәр баланың авызына да «менеп төшеп» өлгерә тәрбияче.

Арча районы сайтында Румия Надыршина бу хәл турында язган.

«Кызганыч, мондый очрак булды. Эш хокук саклау органнарына кадәр барып җитте. Без, журналистлар, бу хәлгә битараф кала алмадык. Сүз бер тәрбияче хакында гына бармый. Бу бөтен тәрбия системасына кагыла. «Ул бик яхшы, иҗади кеше. Ничек ул шундый адымга бара алган. Мөгаен, атмосфера шундый булган, ул да башкалар үрнәгенә ияргән», — ди аның танышлары.

Без бу хәлгә ачыклык кертергә тырыштык. Эш мировой судта каралды. «Гаепле административ җаваплылыкка тартылды, аңа штраф салынды», — диде мировой суд рәисе Марат Камаев. Тәрбияче «үз теләге белән» эшеннән киткән. Мөдир шушы ук балалар бакчасындагы башка эшкә күчерелгән. Аны башка җитәкче алыштырган.

Район хакимиятендә бакча мөдирләре белән очрашу узды. Утырышта район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитди сөйләшү уздырды. Эшкә бары тик махсус белеме булган тәрбиячеләрне генә алырга. Балаларны ярату — тәрбиячеләргә булган төп таләп. Бакча мөдирләре тәрбиячеләрнең эшләрен контрольдә тотарга, алардан сыйфат таләп итәргә тиеш. Ата-аналар белән ныклы элемтә булдыру зарур.

Эшеннән киткән тәрбияче эшләми. Аның белән сөйләшергә теләгән идеме, әнисе рөхсәт бирмәде. «Ул болай да бик борчыла. Аны тагын бер тапкыр борчырга кирәкми, — диде ул. — Кызым балаларны бик ярата. Кече яшьтән үк балалар белән эшләргә теләде. Әмма шундый очрак килеп чыкты. Ата-аналар аның өчен борчылалар, язалар, теләктәшлек күрсәтәләр. Ничек шулай килеп чыккан, ни өчен аның нервлары бирешкән? Ул андый түгел иде бит. Мин аны аклауны сорамыйм. Нигә бу мәсьәләне коллективта үәл итәргә ярамаган, нигә җәмәгатьчелеккә чыгарырга? Үз коллегалары ук… Бакча мөдире безгә үпкәләмәсен иде…»

Видеоны коллегалары ук төшергән дип әйтәләр. Бу очрак турында бакчадан түгел, башка җирдән билгеле булган — әни кешенең йөрәген шул яралый. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияровны да шушы гаҗәпләндерә.

Нигә коллективта хәл итеп булган әйберне мәктәпкәчә балалар учреждениесеннән читкә чыгарырга? Район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп була иде. Ә тәрбияче тарафыннан чит балага тупаслык — кичерелми. Хәзер башка вакыт, таләпләр башка. Балаларга кычкырырга ярамый, дусларча мөнәсәбәт төзергә кирәк.

Барлык балалар да видеокүзәтү астында булачак дигән сүзләр йөри.

Куркынычсызлык таләбе буенча видеокамералар куелган. Ә залларда видеокамера кую закон тарафыннан рөхсәт ителми.

Без әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар белән дә сөйләштек. «Нәрсә булган инде!» — ди берәүләр. «Кыргыйлык!» — дигән фикер белдерде башкалары.

— Балалар төрле. Бик киреләре бар. Әмма бала йөрәгенә ачкыч табарга кирәк. Тәрбияченең көче шунда! Балалар бакчаларында махсус белемле кешеләр эшләргә тиеш — мөдирдән алып тәрбиячегә кадәр. Хәтта укытучылар да тәрбиячене алыштыра алмый. Ә безнең районда алар җитми. Барысының да «җылы урынга» урнашасы килә, моның өчен бөтен элемтәләрен эшкә җигәргә әзер. Әмма балалар бакчасы — «җылы урын» түгел. Бер төркемдә генә 30 сабый!

Мин Арчаның № 8 балалар бакчасына бардым. Мине кертмәделәр. Әйе, журналистларны мактап язганда гына яраталар. Кем белә, бәлки мин аларны мактар идем! Видеода барыннан да бигрәк йөрәкне яралаганы шул булды — уенга керергә рөхсәт ителмәгән сабый утырган да елый, ә дүрт тәрбияченең берсе дә моңа игътибар бирми, аны уенга кертми. (Бәлки дүртесе дә тәрбияче булып эшләмидер). Монда уйланырга урын бар. Баланы төртеп еккан тәрбияче һичьюгы аны күтәреп урындыкка утыртып куйды.