Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабын бастырып чыгарды

Бу — «Интертат»ның «Бәхет — пыяла» сериясендәге беренче җыентык, шулай ук Физәлия Дәүләтгәрәеваның да беренче китабы.

news_top_970_100
«Интертат» Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабын бастырып чыгарды

«Интертат» иң популяр татар сайты редакциясе Физәлия Дәүләтгәрәеваның беренче китабын бастырып чыгарды. «Төзәтәсе ялгышлар бар» — тумышы белән Борай районыннан булган, хәзер Свердловск өлкәсендә яшәгән язучының беренче китабы. Моңа кадәр көндәлек матбугатта күпсанлы хикәяләре күп чыкса да, алар укучыларда популярлык казанса да, Физәлия Дәүләтгәрәеваның үзнәшер бер китабы гына чыккан булган.

«Татмедиа» ярдәме белән беренче китабым басылуга, бик уңай карыйм. Укучыларым да яхшы кабул итәр дип өметләнәм. Үз китабым басылуга гына да түгел, ә телебез өчен авыр чорда татар телендә тагын бер китап дөньяга килүенә бик сөенәм. «Татмедиа» китап чыгару кебек зур эшкә алынган икән, тагын да бу эшне уңыш белән дәвам итәр дигән өметтә калам», — диде Физәлия Дәүләтгәрәева.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте китап чыгару белән шөгыльләнә башлады. «Казан утлары» өч китап чыгарды. Дүртенче китап «Интертат»ныкы. «Интертат» — ул иң популяр татар сайты. Татарстанда гына түгел, Башкорстанда да.

«Интертат» китап өлкәсендә дә эксперимент башлап җибәрә. Минем уйлавымча, ул уңышлы булачак, чөнки «Интертат» аудиторияне тоя белә. Безнең бурычыбыз — китап өлкәсендә дә яңа күренеш күрсәтү. Бу эш алга таба да дәвам итәр, яңа китаплар чыгар, аудиториягә җанлы китаплар бирү кирәк дип саныйм, — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Физәлия Дәүләтгәрәева үз әсәрләрендә ялгышлар һәм язмышлар темасын күтәрә. Кешенең бер хатасы киләчәктә бәхеткә булган хакыңны сызып атарга мөмкинме? "Төзәтәсе ялгышлар бар" әсәре шул хакта.

«Әлфиянең бәхетле буласы килә… Әнә ул бәхет — янәшәдә генә. Әлфияне яраткан ир аның белен гомерен бәйләргә тели… Әмма карар кабул итүе бик кыен. Әлфияне яшьлек хатасы җибәрми. Ул юллар чатында — үзен яраткан кеше белән бергә булыргамы, әллә…»

Юллар чатында калган Әлфиянең язмышын китапны сатып алучылар белә алачак.

Физалия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы Татарстан шәһәрләрендә түбәндәге адреслар буенча сатыла:

Казанда:

Павлюхин урамы, 57 йортта урнашкан «Бәхетле» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә,

Ямашев проспекты, 71а йортында урнашкан «Бәхетле» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә,

Ямашев проспекты, 46 йортта урнашкан «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә,

Декабристлар урамы, 2 йортта урнашкан Әдәби кафеда,

Себер тракты, 13 йортта «Дружба» торак комплексында урнашкан китап кибетендә,

Парин урамы, 3 йортта урнашкан «Сити центр» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә,

Зорге урамы, 11б йортында урнашкан «Горки Парк» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә,

Зорге урамы, 66 йортта урнашкан «ОЛИМП» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә,

Бауман урамы, 19 йортта урнашкан «Китаплар» кибетендә,

Бауман урамы, 51 йортта «ГУМ» сәүдә үзәгендә 3 катта урнашкан «Китаплар» кибетендә.

Чаллыда:

Сарман проспекты, 48а йортында урнашкан «Алтын-Ай» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә.

Әлмәттә:

Ленин урамы, 100 йортта урнашкан «ПАНОРАМА» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә.

Түбән Камада:

Химиклар урамы, 18 йортта урнашкан «Сити-Молл» сәүдә үзәгендәге «АИСТ-ПРЕСС» китап кибетендә.

Почта аша кайтарту

«Татмедиа» интернет-кибетендә заказ биреп, китапны почта аша Татарстанның, Башкортстанның һәм Россиянең теләсә кайсы төбәгенә кайтарту мөмкин. Интернет-кибеткә күчү өчен сылтамага басыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100