Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландта вакцинациядән баш тарткан өчен төрмәгә дә утырталар

Вакцинациядән баш тарткан өчен 20 мең бат күләмендә штраф (600 доллар тирәсе) яки ике елга кадәр төрмә җәзасы кертелгән.

news_top_970_100
Таиландта вакцинациядән баш тарткан өчен төрмәгә дә утырталар

Таиландта Бурирам провинциясендә COVID-19га каршы вакцинациядән баш тартучыларга губернатор Указы белән җинаять җаваплылыгы кертелгән. Моның өчен зур акчалата штраф яки ике елга кадәр төрмә җәзасы кертелгән. Бурирам губернаторы Тхатчакон Хаттхаттхаякун имзалаган Указ җомга көнне басылды, дип яза РИА Новости.

«Бурирам провинциясендә яшәүче яки эшләүче 18 яшьтән өлкәнрәк булган барлык кешеләргә анкета тутырталар. Анкетада күрсәтелгән пунктлар буенча үзеңнең COVID-19 белән зарарлану куркынычын бәяләргә кирәк. Һәм әлеге анкетаны яшәү урыны буенча медицина хезмәткәрләренә яисә волонтерларга 31 майга кадәр тапшырырга кирәк», — диелә Указда.

Анкеталау нәтиҗәләре буенча медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы булган затларга COVID-19дан мәҗбүри вакцинация ясарга кушачак.

Анкетаны тутырудан баш тарткан өчен бер айга кадәр төрмә җәзасы һәм/яки 10 мең Таиланд баты (300 долларга якын) күләмендә штраф билгеләнәчәк. Анкета нәтиҗәләре буенча медицина хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән вакцинациядән баш тарткан өчен 20 мең бат күләмендә штраф (600 доллар тирәсе) билгеләнәчәк. Ике елга кадәр төрмә җәзасы ихтималы да каралган. Алга таба да баш тартканда тагын бер штраф 40 мең бат (1200 доллар тирәсе) булачак, диелә хәбәрдә.

Таиландта Бурирам провинциясе вакцинациядән баш тарткан гражданнарны җәзага тарткан беренче төбәк булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100