Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аяк туңа, йөрәк авырта, одеколон тәме килә» — укучыларыбыз ковидтан соң ниләр кичерә

Коронавирус белән авырган укучыларыбыз чирне ничек уздырулары турында яза. Авырудан соң инде айлар үткән, ә өзлегүләр һаман газаплый икән. «Дошманыңа да теләмәссең», — дип кисәтә алар.

news_top_970_100
«Аяк туңа, йөрәк авырта, одеколон тәме килә» — укучыларыбыз ковидтан соң ниләр кичерә

«Интертат» инстаграм аккаунтында коронавирус симптомнары турында язма чыкканнан соң укучыларыбыздан шактый кайтавазлар килде. Язылучыларыбыз ковидны кичергәндәге газаплары турында яза. Авыруның никадәр зәһәр булуы турында тагын бер кат кисәтү максатыннан, бу комментарийларны сезгә тәкъдим итәргә булдык. Чөнки табиблар да, хакимият тә авыруның куркынычлыгы турында бер мизгелгә дә истән чыгармаска, саклык чаралары күрергә өнди. Авыру белән очрашкан кешеләр дә шул турыда чаң суга. «Үз башыңа төшкәч кенә беләсең икән, үзе чирләгән кеше дошманына да теләми бу чирне», — дип яза инстаграмда укучыбыз Руфия ханым.

«Башта студент оныгыбыз җиңелчә генә берничә көн авырды, аннары ис сизмим диде — мин аны поликлиникага тест бирергә алып бардым. Ике көннән үзем дә ис-тәм сизми башладым. Аннан алдагы көнне бик каты аркам авыртты, кул белән дә кагылып булмады. Мин дә барып тест бирдем. Температура 37,3-37,7 тирәләре торды, минем тест отрицательный, ә оныгымныкы положительный булды. Табиб дәвалау билгеләде. Сулавым кисәк авырлашты.

Ютәл булмады, ә компьютер томографиясе ясаттым, вирус үпкәнең 50% биләп алуын күрсәтте.

Хастаханәдә ятып чыктым. Анда кергәнче ашый алмас булдым, дару белән су гына эчтем. Бик нык нервым какшады, бөтен кеше, бөтен нәрсә теңкәгә тиде, аңлатып булмый торган негатив биләп алды.

Хастаханәдә булганда янымдагы караватта бер әби үлеп китте.

Аллаһ сакласын, беркемгә дә күрергә язмасын бу мәхшәрне», — дип кичерешләре белән уртаклаша укучыбыз Сәрия ханым.

Авырганда арканың түзеп булмаслык авыртуы турында башка укучыларыбыз да яза.

Укучылар коронавирустан соң тәм һәм ис тоюның бозылуы турында да әйтә. «Иттән одеколон исе килә инде өч ай буе», — ди Альбина. «Ә миңа укроп, кыяр исе февральдән бирле машина мае, пластик исе булып тоела», — ди икенче укучыбыз. Авырудан соң озакка сузылган хәлсезлек турында да язучылар күп. «Ис сизү бер айдан соң кире кайтты, тәм тоймау озакка, 4-5 айга сузылды, баллыны һәм тозлыны ике атнадан соң белә башладым», — дип язучы да бар.

«Ис сизмәүгә ярты ел була инде», — дип уртаклаша укучыбыз Зөһрә ханым. «Инде бер елдан артык вакыт үтте, ләкин исне һәм тәмне һаман да начар сизәм», — ди Мамадыш шәһәрендә яшәүче укучыбыз.

Интертат укучылары киң билгеле булмаган билгеләр турында да яза. Әлфия ханым ковидтан соң бер ай тавышы булмавын әйтә. Авыручыларны күңел болгану симптомы да борчыган.

«Салкын тигән сыман туңа башладым башта, аннары температура күтәрелде, 3 көн ис сизмәдем. Температура 11 көн буе 37,2-37,4 торды, төшмәде. Тест отрицательный булды, әмма дәваны коронавирустан алдым.

Үз-үземне кая куярга белмәдем, бөтен нәрсә теңкәгә тиде.

Авырудан соң өзлегүләр калды: йөрәккә бәрде, аяклар бик туңа», — дип яза Резедә ханым. Авырудан соң аяклар туңу турында Фәния ханым да әйтә: «Авыртканчы аякларым яна иде минем. Хәзер җәен дә аягым туңа».

«Дошманыма да теләмим. Ноябрьдә чирләдем, якты дөнья белән хушлашып беткән идем инде. Коры ютәл, тән сына, температура… Ис, тәм сизмәүгә ул кадәр игътибар бирмәдем, әмма ютәл һәм тән авырту үтерде генә. Балалар хакына исән калганмындыр инде», — дип күңелдәгесен әйтә Лилия ханым.

14 июньгә статистика буенча, Татарстанда бер сутка эчендә 30 кешедә коронавирус ачыкланган. Россиядә бу күрсәткеч 13 721 тәшкил итә.

Белгечләр коронавирусның кабат азуы турында кисәтә. Мәскәү мэры Сергей Собянин, авыруның таралышын киметү максатыннан, ялларны 19 июньгә кадәр озайту турында карар чыгарырга мәҗбүр булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100