Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярамый» — Чукоткада Михаил Мишустинны МРТ кабинетына кертмәгәннәр

Михаил Мурашко һәм Михаил Мишустин ишектән борылып чыгарга мәҗбүр булган.

news_top_970_100
«Ярамый» — Чукоткада Михаил Мишустинны МРТ кабинетына кертмәгәннәр
http://government.ru

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Чукоткада эш сәфәре вакытында өлкә хастаханәсен караган.  Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Михаил Мишустин МРТ кабинетына керә, алар артыннан телевидениегә төшерү төркеме дә бара. Шул чакта лаборатория хезмәткәре түрәләрне кире чыгара.

«Кермәгез, аппаратура белән ярамый», — ди ул. 

Шуннан соң барысы да кире чыга, Мишустин белән Мурашко да ишек төбенә килә.

«Менә профессионналлар — күренеп тора», — ди Мишустин.

13-18 августта премьер Чукотка, Камчатка, Магадан, Амур өлкәләрендә эшлекле сәфәрдә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100