Имтиханга шпаргалка язаргамы, тынычландыра торган дару эчәргәме? | intertat.tatar

Имтиханга шпаргалка язаргамы, тынычландыра торган дару эчәргәме?

«Шпаргалка — искиткеч әйбер», — ди белгеч.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы имтихан бирүчеләргә киңәшләр чыгарды. Имтиханга ничек дөрес карарга һәм невротик булмаска? Бу һәм башка сорауларга психолог, психология фәннәре кандидаты, МДПУ ЮПиП кафедрасы доценты Майя Душкина җавап бирә.

«Имтихан үзе ул бер яктан проблема гына түгел, мөмкинлек тә. Безнең аңа мөнәсәбәтебез, курку, стресс, борчылубыз аннан пробелма ясый. Моны тренинг дип кабул итәргә була. Чөнки андый имтиханнар тормыш юлында бик күп булачак», — ди белгеч.

Тынычландыра торган дарулар: эчәргәме, әллә юкмы?

Имтихан биргәндә тынычлану яки киеренкелекне бетерү өчен медицина чаралары куллану тискәре роль уйнарга мөмкин. Тынычлык урынына тоткарлык, битарафлык, нәтиҗәгә кызыксыну булмау, демотивация барлыкка килү ихтимал. Уңышка ирешү мотивациясе — имтиханны уңышлы тапшыру өчен төп шарт, кайвакыт ул белем күләменә караганда да әһәмиятлерәк. Мотивация булганда физик һәм психик көчләрнең концентрацияләнә.

Имтихан алдыннан төн: йокларгамы, юкмы?

Ял һәм йокы башка вакыттагыдан да ныграк кирәк. Алар тынычландыра торган фармацевтика чараларыннан да яхшырак. Тик ул йокы даруы белән бәйле булырга тиеш түгел. Җылы сөт, бал, тынычландыра торган дару үләннәре эчәргә була. Йокыга бер-ике сәгать кала гадәти эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин, алар тынычландыра, киеренкелекне киметә.

Конспектларны соңгы тапкыр штурмлау: кирәкме, юкмы?

Кирәк. Аларны йокларга берничә сәгать кала карап чыгарга, бөтен материалны тагын бер кат күздән кичерергә, структуралаштырырга, әзерлек вакытында мөстәкыйль төзелгән блок-схемадан файдаланып, терәк нокталарны, төп моментларны аерып билгеләргә кирәк.

Имтиханга тәүлек буе әзерләнергә: кирәкме, юкмы?

Юк. Имтиханга күптән эшләнгән схема буенча әзерләнергә кирәк: 40-45 минут шөгыльләнәсең, 5-10 минут ял итәсең. Бу рекомендация җитди тикшеренүләр белән аңлатыла, гади уку процессы да нәкъ менә шулай оештырылган. Мондый режимда көне буе шөгыльләнергә мөмкин, әмма ялга һәм физик активлыкка ике сәгатьлек тәнәфес булырга тиеш.

Саф һава: кирәкме, юкмы?

Кирәк. Әгәр бер сәгать ял итә алмасаң, ярты сәгатькә булса да чыгу кирәк. Әгәр дә кеше стресс хәлендә булса, соңгы көндә йоклар алдыннан әти-әниләр яки якыннар белән тыныч кына йөреп кайту хәерле. Йөргән вакытта имтихан турында сөйләшергә кирәкми. Киләчәк, гаиләнең ял итү планнары, баланың җәйгә планнары турында сөйләшергә кирәк. Бала уңай энергия алырга, якыннарының терәген һәм ярдәмен тоярга тиеш. Һичкайчан да кәефне төшермәскә, әгәр дә тапшырмасаң дип, апокалипсис картиналарын ясамаска.

Шпаргалкалар: язаргамы, юкмы?

Һичшиксез. Шпаргалка — искиткеч әйбер. Ул белемнәрне системалаштырырга һәм структуралаштырырга ярдәм итә. Бу синең бөтен материалны сөйләргә, структуралаштырырга, системалаштырырга һәм блоклар буенча бүләргә мөмкинлек бирә торган схемаң. Син китапта язылганны күз алдыңа китер һәм аны исем белән атап, кыскача һәм схематик эчтәлеген язып куй. Схема — квадратиклар, түгәрәкләр, уклар сызып күрсәт, нәрсә белән бәйле, нәрсә нәрсәдән килеп чыга, нәрсә зуррак, нигезе, төзелеш нидән гыйбарәт. Бу схемада син үз башыңда булган бөтен материалны структуралаштырасың. Шпаргалка — тынычландыру ысулы («шпаргалкам бар, бирми калмаячакмын»).

Сынамышлар: ышаныргамы, юкмы?

Психологик терәкләр, тынычландыру чарасы, оптимизм уяту ысулы буларак, «яхшы сынамышлар» кулланабыз. Имтиханга «һәрвакыт уңыш китерә торган» яраткан ручканы алыргамы? Әлбәттә, алырга. Сиңа йогынты ясый алган ырым-ышанулар — бу искиткеч психотерапевтик ярдәм. Әгәр сынамыш белән син идарә итә алмасаң, мәсәлән, юлны кара мәче кисеп чыкса, моны хорафат кына дип, тынычланабыз.