Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшсез калган ата-аналар сентябрьдә өстәмә түләү алачак

Әти-әниләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өчәр мең сум түләнәчәк.

news_top_970_100
Эшсез калган ата-аналар сентябрьдә өстәмә түләү алачак
pixabay.com/ru

Эшсез калган ата-аналар сентябрь аенда дәүләттән финанс ярдәме алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтына сылтама белән ToDay News Ufa сайты яза.

Әти-әниләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өчәр мең сум түләнәчәк. Бу ярдәм пандемия вакытында эшсез калган әти-әниләргә күрсәтеләчәк. Моның өчен казнадан барлыгы 8,5 млрд сум биреләчәк.

Бу COVID-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм итүнең бер чарасы булып тора диелә хәбәрдә. Алдарак Россия Премьер-министры Михаил Мишустин табибларга һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә өстәмә түләү турында карар чыгарган иде. Моның өчен төбәкләргә 34,3 млрд сум биреләчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100