Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Җәмәгатем „Хәзрәтем, безне шартлатырга җыеналар“, дип язды»

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның хатыны Казанның 175 нче гимназиясендә укытучы булып эшли. Ул да бүген фаҗига шаһиты булган.

news_top_970_100
Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Җәмәгатем „Хәзрәтем, безне шартлатырга җыеналар“, дип язды»

Җәмәгатем - башлангыч сыйныф укытучысы, 3 нче классларны укыта, - дип сөйләде Илфар хәзрәт. - 9 сәгать 17 минутта миңа: «Хәзрәтем, безне монда шартлатырга җыеналар» дип язды. «Кем?» дип сорыйм, әле ышанмадым да. 9 сәгать 38 минутта миңа хәбәр җибәрә: «Безне шартлаттылар инде», ди.

Аллаһы тәгалә үзе саклады, директорлары бикләнергә кушкан, чыгам дигәндә, шушы шартлаган бомбаның әсәре (тәэсире) ишеген ябып куя, чыкмыйча кала, чыккан булса, бетә иде, — диде Илфар хәзрәт.

Директор Әминә Сәлимгәрәевна укытучыларны бик нык яклап, аларны урамга алып чыгарга ярдәм иткән, дип сөйләде хәзрәт. Илфар хәзрәтнең хатыны Эльмира исемле. Хәзерге вакытта аның классындагы 4 бала хастаханәдә, бу аларның физкультура вакытына туры килгән. 

— Аллаһка шөкер, классында үзе генә утырган. Урамда физкультура вакытында шартлаудан 4 бала зыян күргән, берсе авыр хәлдә, өчесенең хәле ярыйсы. Башка балалар исән-сау.

Җәмәгатем полициягә күрсәтмәләр бирде. Хәзер өйдә, шок халәтендә. Балаларның әти-әниләренә сабырлык бирсен, бик куркыныч хәл. Авыр хәлдәге баланың хәлен белергә хастаханәгә дә бармакчы иде, — диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100