Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кер юу машинасыннан янгын чыгып, өйләре янган»: Сабада Муллаяновларга ярдәм кирәк

«Бик тырыш, намуслы гаилә. Гомер буе тырышып, хезмәт куеп яшиләр. Менә хәзер аларда зур кайгы. Ярдәм итсәк иде», — ди Муллаяновларның күршесе Зилә Хассамова.

news_top_970_100
 «Кер юу машинасыннан янгын чыгып, өйләре янган»: Сабада Муллаяновларга ярдәм кирәк

6 август иртәсендә Саба районы Югары Симет авылында Минзилә һәм Илдар Муллаяновлар гаиләсендә зур фаҗига була. Аларның өйләре һәм мунчалары янып бетә. Биш кешелек гаилә йорт-җирсез кала.

Илдар әфәнде гомере буе «Симет» хуҗалыгында «КАМАЗ»да эшли. Ә хатыны Минзилә ханым Югары Симет мәдәният йортында техник хезмәткәр вазифасын үти. Алар бергәләп өч малай үстерә. Олы уллары Илнар Курса урманчылыгында, уртанчы малайлары Казанда кафеда аш-су остасы булып эшли. Төпчек малайлары Алмаз бүгенге көндә Казан дәүләт театр училищесында укый.

«Бик тырыш, намуслы гаилә. Гомер буе тырышып, хезмәт куеп яшиләр. Менә хәзер аларда зур кайгы. Ярдәм итсәк иде», — ди Муллаяновларның күршесе Зилә Хассамова.

Янгын электр чыбыгыннан барлыкка килгән. «Кайчак кер юу машинасын токка тыгып калдырабыз. Менә шуннан янгын чыккан», — дип сөйләде Зилә ханым.

Битараф булмыйк, изге эштән читтә калмыйк.

Ярдәм өчен карта номерлары:

«Ак Барс» картасы: 2200 5301 3173 0764 Муллаянова Минзилә Раисовна.

«Сбербанк» картасы: 4276 6200 1877 7874 Муллаянов Илнар Ильдарович.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100