Рамил Төхвәтуллин Президент атамасы турында: «Мәскәү безне ишетмәде» | intertat.tatar

Рамил Төхвәтуллин Президент атамасы турында: «Мәскәү безне ишетмәде»

Дәүләт Думасы Комитеты утырышында Президент атамасын куллануны тыйган закон проектына Татарстан Дәүләт Советының төзәтмәләре каралды. Татарстан депутатларының төзәтмәләрен Дума депутатлары кабул итмәде. Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка утырышта ниләр булганын сөйләде.

9 ноябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы төбәк башлыкларын «Президент» дип атауга каршы законны беренче укылышта кабул итте. 317 депутат бу законны яклаган, 66 сы каршы чыккан, 12се тавыш бирүдә катнашмыйча, битараф булуын күрсәтте. Битараф булучылар арасында Илдар Гыйльметдинов та бар. «Интертат» «Президент» атамасының ни өчен әһәмиятле булуы турында фикерләрне белеште.

Бу вазгыятькә карата «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТРның халык артисты Рамил Төхвәтуллин аңлатма бирде:

— Дәүләт Думасы Комитет утырышында Клишас-Крашенинниковның закон проектына карата булган 18 төзәтмәне белдерү, позициябезне яңгырату вәкаләте Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка тапшырылды. Крашенинников төзәтмәләрне кабул итмәде. Бары тик 12 нче төзәтмәне генә исәпкә алды, һәм ул элеккеге вариантта калды.

Кызганычка каршы, безнең иң борчый торган төп төзәтмәләр кабул ителмәде. Беренче чиратта, Президент атамасын кулланмау. Бу Крашенинников тарафыннан 2010 елдан бирле гамәлдә булган федераль закон дип аңлатылды. Безнең дәлилләрне тыңларга да тырышмадылар. Бу — бер. Икенчесе, иң әһәмиятлесенең берсе — 4 нче маддәнең 3 нче бүлеге. Анда безнең кайбер министрларның Мәскәү тарафыннан раслануы һәм куелуы турында сүз бара. Бу начар хәбәр, чөнки РФ Конституциясенә каршы килә. Кызганычка каршы, ул дәлил исәпкә алынмады.

Әйтергә кирәк, төбәкләрдә Президент атамасын кулланылыштан чыгару омтылышлары элек тә булгалады. 2000 елларда Дәүләт Думасы депутатлары Евгений Ищенко һәм Харченко тарафыннан Президент атамасын бетерү тәкъдим ителгән иде. Әмма ул елларда Дәүләт Думасы бу инициативаларны кабул итмәде. Дәлилләр түбәндәге иде: Конституция буенча республикалар дәүләт дип атала. Димәк, Президент атамасын куллану аларның вәкаләтләренә керә һәм Россия Конституциясенә каршы килми. Шулай ук дәлил буларак 5,11, һәм 77 нче маддәләр китерелде.

Икенчесе лингвистик дәлил. Минемчә, бу бүгенге көндә дә актуаль, чөнки ул төрле оешма, федерация, корпорацияләрнең башлыклары атамасы да. Шул елларда ул ни өчендер дәлил булып торды, ә бүген исәпкә алынмады, димәк, бу — төрле стандартлар дигән сүз.

Икенче укылышта кабул ителгән икән, өченчесендә техник рәвешен ала, аннары инде президент кул куйгач, гамәлгә аша. әгәр дә безнең Дәүләт Советы ниндидер яңа позициясен белдермәсә. Алдагы көннәрдә татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертергә туры килү ихтимал. Бу закон проектына карата каршылык күрсәтү фикере күмәк рәвештә булса, ул вакытта ниндидер дәрәҗәдә алга таба көрәшергә була. Ләкин алай булыр дип уйламыйм.

Без бу кабул ителгән законга каршы киләбез икән, аның тискәре нәтиҗәләре дә булырга мөмкин. Тагын бер ысул бар. Россиянең мәхкәмә Конституциясенә мөрәҗәгать итү. Кызганычка каршы, аңа да зур ышаныч юк. Россия Президенты Владимир Путинның «Татарстан халкы үз җитәкчесе атамасын үзе сайлый ала», — дигән фикере барыбызның да исендә. Вакытында бу сүзләр дәлил булып торса да, бүген ул исәпкә алынмады.

Кызганычка каршы, Мәскәүдән бернинди яхшы хәбәрләр килмәде, безне ишетмәделәр.

Шуны да әйтергә кирәк, Россия дәүләте Конституциясе игълан иткән Федерализм принциплары юкка чыгып бара һәм алга таба сәяси трансформация дә булырга мөмкин, минемчә. Ягъни федератив дәүләттән унитар дәүләткә әйләнүебез ихтимал.